#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Владислав Чернов назначен председателем комитета по делам национальностей Тюменской области. Өлкә губернаторы Александр Моор карарга кул куйды. Владислав Чернов Курган өлкәсенең Мокушино шәһәрендә туган. 2004 елда Төмән дәүләт университеты дәүләт һәм хокук институтының “юриспруденция” юнәлеше буенча юридик факультетын тәмамлый. 2013 елдан милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары вазифасын үти.

* * *

В Тюменской области увеличились объемы производства мяса, молока и яиц. 2019 елның 9 аенда өлкә авыл хуҗалыкларында узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ит җитештерү 3,8 %ка (429,9 мең тоннага), йомырка 4,4%ка (1 121,4 млн данә), сөт бер сыердан 7,5%ка артты һәм 5 561 кг тәшкил итте.

* * *

В Тюменском районе появится интерактивный центр “Ремесленная слобода”. Шушы “Һөнәр бистәсе” исемле интерактив үзәк 2020 елда “Пикник” ял базасы территориясендә барлыкка киләчәк. Проект балаларны Себер һөнәрчеләренең мәдәнияте һәм көнкүреше белән таныштырачак, 19-20 гасырлардагы традицияләр, йолалар, уеннар турында сөйләячәк. Монда тарихи аттракционнар, таганнар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен кунак йорты урнаштырылачак. Инвестпроектны гамәлгә ашыру биш яңа хезмәт урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

* * *

В больницах Ишима и Ялуторовска обновят оборудование. Өлкә казнасы акчасына Ишимның 4 нче өлкә шифаханәсендә ангиографик җайланма, Ялуторның 23 нче шифаханәсендә компьютер томографы барлыкка киләчәк. Ишимда табиблар стентлау белән ангиопластика процедурасын үтиләр, мондый технология йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметүгә ирешергә мөмкинлек бирде. Бу күрсәткеч шулай ук гомер озынлыгын арттыру “Сәламәтлекне саклау” һәм “Демография” проектлары кысаларында өстенлекле булып тора.

* * *

В Тобольске улучшилось качество воды. Тубылда Соколово һәм Сумкино су җибәрү җайланмасын ачу тантанасы булды, анда өлкә губернаторы Александр Моор катнашты. Җитештерү контроле белгечләре бәяләвенчә, яңа су алу җайланмаларын керткәннән соң, суның сыйфаты шактый яхшырган: марганец, тимер, ортофосфат, хлорид, фторид, нитратлар һәм нитритлары, шулай ук тоныклык күрсәткече кимегән. “Чиста су” федераль проекты кысаларында сыйфатлы су белән тәэмин итү эше “Экология” илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

* * *

Тюменские призывники могут пройти службу в поисковом батальоне. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган Кызыл армия сугышчылары һәм командирларының җәсәдләрен (останки) ачыклау белән бәйле эзләнү бурычларын хәл итү өчен Россиядә 90 нчы аерым махсус эзләнү батальоны булдырылган. Төмән егетләренең дә анда хәрби хезмәт узу мөмкинлекләре бар. Батальон Ленинград өлкәсенең Киров районында урнашкан.

* * *

Международный аэропорт «Рощино» станет еще больше и комфортнее. Аның мәйданы үзгәртеп корудан соң 27,2 мең квадрат метрдан 44,6 мең квадраткача артачак. Реконструкция программасы нигезендә иске багаж бүлеге урынында терминалның яңа чиратлы төзү, багаж бирү системасын модернизацияләү, официаль затларга хезмәт күрсәтү секторын файдалануга тапшыру, шулай ук юлларын, су челтәрен, ут сигналлары җайланмасын яңарту күздә тотыла. Нәтиҗәдә, аэропортның үткәрү сәләте 25%ка артачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836