#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мин - сезнең участок инспекторы

последние и лучшие новости искусства в мире

46-2Участковый - полициядә төп вазыйфаларның берсе, чөнки нәкъ менә аңа беренче чиратта үзләренә беркетелгән территориядә яшәүче кешеләр мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу вазифаи зат асылда үзенең административ участогында начальник булып тора.

Эмиль Уразов эчке эшләр министрлыгының җирле «Тубыл» муниципальара полиция бүлегендә Вагай участогы вәкиле булып хезмәт итә. Ул Сөләймән авылында туган. Казанлы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга керә.

2000 елда урта махсус белем турында диплом ала һәм шунда ук армиягә чакырыла. Чечня Республикасы территориясендә контртеррористик операция үткәрүдә катнаша, анда катнашкан өчен Россия эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре баш командующие грамотасы белән бүләкләнә. Сугыш хәрәкәтләре ветераны.

2003 елдан Эмиль Кәбир улы Вагай районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә башлый. Гомуми хезмәт стажы 20 елдан артык.

2004 елның 5 мартында Лиана Нариман кызына өйләнә, бергә йорт төзиләр. Уразовлар биш бала тәрбиялиләр. Олылары Данилга 19 яшь, Омск очучылар техник көллиятенең өченче курсында укый. Кызлары Милена Тубыл медицина көллиятенә укырга керә, Вилдан – Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, Дания Казанлы урта мәктәбенең 5 сыйныфында белем ала, Ильянага биш яшь, балалар бакчасына йөри. Алар барысы да эш белән тәрбияләнгән, яхшы укыйлар, әти-әниләренә булышалар.

Гаиләнең зур йорт яны хуҗалыгы да бар, ул ит, сөт, бәрәңге, яшелчә белән тәэмин итә. Буш вакытларында Эмиль Кәбир улы хуҗалык эшләрендә булыша, техника ремонтлый, газеталар, китаплар укый, спорт белән шөгыльләнә. Әйләнә-тирәдәгеләргә карата ачык йөзле, ихтирамлы, әдәпле, игътибарлы ул.

Төмән юридик институтында юрист белгечлеге алып чыга. Хәзерге вакытта Эмиль Уразов – майор, өлкән участковый. Казанлы, Тугыз һәм Агытбаш авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтә.

Аңа бик зур бурычлар йөкләнгән. Полиция участогы вәкиле хезмәте, асылда, күпкырлы. Участок табибы кебек үк, полиция хезмәткәре дә үзенә бирелгән участокның «авыруларын» белә. Эмиль Кәбир улы үз карамагындагы территориядә гражданнар тормышында булган барлык үзгәрешләрне күзәтеп торырга тиеш. Ул оператив-профилактик эш алып бара. Участковыйның төп бурычларыннан берсе - аның административ участогында яшәүче гражданнар белән үзара аңлашу табу.

Тәҗрибәле майор хезмәтенең төп формалары - үзенә ышанып тапшырылган территорияне даими профилактик тикшерү, гражданнарны кабул итү, профилактик исәптә торучы кешеләр белән эшләү. Участок вәкилләрен универсаль солдатлар дип тә атыйлар. Һәм бу дөрес тә, әлеге вазыйфаны башкаручы затка киң вәкаләтләр бирелгән. Ул гражданнарның сәламәтлеген, тормышын, хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча кирәкле чаралар күрергә, җинаятьчелеккә каршы торырга, җәмәгать тәртибен контрольдә тотарга һәм аны бозуның теләсә нинди омтылышларын булдырмый калырга; барлык кешеләрнең куркынычсызлыгын һәм җәмәгать урыннарында тәртипне тәэмин итәргә тиеш; гражданнарның корал әйләнеше өлешендә законнарны үтәүне контрольдә тоту; юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү дә - аның бурычы.

Хезмәт вакытында авылдашлары аның эшен яхшы аңлыйлар, җитәкчелеккә рәхмәт язалар, шикаятьләр булмый. Ул Казанлы, Тугыз, Агытбаш авыл җирлекләре администрацияләре, оешмалар, халык дружиналары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Соңгы елларда хезмәт күрсәтә торган территориядә җинаятьчелек кими, балалар арасында җинаятьчелек юк.

Намуслы, күпьеллык хезмәте өчен Эмиль Уразов Төмән өлкәсе буенча эчке эшләр идарәсенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Вагай районы башлыгының, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең Мактау грамоталары һәм «Хезмәттәге уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнә. 2019 һәм 2020 елларда хезмәт вазыйфаларын намуслы башкаруы, һөнәри осталыгы, инициативасы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә игътибарлы каравы өчен Россия эчке эшләр министрлыгының өлкә идарәсе һәм «Тубыл» бүлеге Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Шулай ук «Халык участковые» 2020 елгы Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре дә аның тәҗрибәле полиция хезмәткәре булуын сөйли, анда иң яхшы участковыйны интернетта тавыш бирү юлы белән гражданнар үзләре сайлап ала. Эмиль Кәбир улы Уразов икенче урынга чыкты, бу участковыйның югары профессионализмы һәм халыкның ышанычы турында сөйли.

Эмиль Кәбир улын һөнәри бәйрәме – полиция көне белән котлыйсым килә, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәттә уңышлар, һөнәри һәм карьера үсеше телим.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836