#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В детских поликлиниках Тюмени мамам дарят светящиеся значки. Төмәннең балалар поликлиникаларында әниләргә нәни сабыйлар сумкаларындагы, киемнәрендәге яктылык кайтаручы әйберләрнең файдасы турында сөйлиләр. Күчмә күргәзмәләрне ЮХИДИ (ГИБДД) хезмәткәрләре оештыра. Алар балкып торучы аксессуарларны дөрес итеп ныгытып куюны аңлаталар. Мондый әйберләр балаларны һәм олыларны юл һәлакәтләреннән коткарырга мөмкин. Инспекторлар тематик күргәзмәләрдә булган һәр кешегә яктылык кайтаручы билгеләр тапшыралар. Медицина хезмәткәрләре чарага кушылып, укулар үттеләр. Алар пациентларга рәсемнәр төшерелгән яктылык кайтаручы элементлар турында әсбаплар бирәләр.

* * *

Карантин африканской чумы в Приишимье снят. Ишим «Ветсанутиль» заводы территориясендә чикләгеч чараларны туктату турындагы документка Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев кул куйды. Оешмада карантин 12 ноябрьдә булдырылды. Исәт районында карантинны 10 декабрьдән соң гына ябачаклар. Африка чумасы сәбәпле бетерелгән дуңгызларның хуҗаларына терлекнең 1 килограмм авырлыгы өчен 130ар сум акча бирәчәкләр. Шорохово авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгызлар тулысынча юк ителде.

* * *

Бойцы Тюменского ОМОНа вернулись из очередной командировки. Төмән өлкәсе буенча Росгвардия идарәсенең махсус билгеләнгән мобиль отряд солдатлары өч ай буена Төньяк Кавказ регионы территориясендә җәмәгать тәртибен сакладылар, куркынычсызлык тәэмин иттеләр. Шулай ук контртеррористик операцияләрдә катнаштылар. Отряд үз алдына куелган хезмәт-гаскәри бурычларны намус белән үтәде. Иң мөһиме – югалтусыз тулы составта Ватанга кайтты. Командировка вакытында батырлык күрсәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

* * *

Тюменскому сувениру присудили гран-при на всероссийском туристическом конкурсе. Кировта “Туристик сувенир” III Бөтенроссия фестиваль - конкурсының финалы узды. Төмәннең “Себер легендалары” компаниясе “Сувенир идеясе” номинациясе буенча нефть тамчылы күннән ясалган магнит өчен төп бүләкне яулады. Фестивальдә Россиянең 59 регионыннан 1 500 сувенир тәкъдим ителде. Региональ этапта Урал федераль округыннан 405 сувенирга гариза бирелде.

* * *

Найдены останки тюменского солдата, пропавшего без вести во время ВОВ. Бөтен Россия буенча Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган кызылармияченең туганнарын эзлиләр. Аның 1941 елның 18 июлендә Төмән өлкәсе (ул вакытта Омск губернасы) Ишим военкоматыннан чакырылганы мәгълүм. Николай Иванович Калинин исеменә үлем медальоны белән рядовойның мәете 11 сентябрьдә Ленинград өлкәсе, Киров районында разведка ясаганда табыла. Аны “Рейд” эзләнү отряды әгъзасы таба.

* * *

Тюменская область внедряет систему электронной ветеринарной сертификации. 2018 елда Россия Федерациясе электрон ветеринар сертификацияләүгә күчә.Төмән өлкәсендә бирелә торган ветеринар сертификатларның гомуми санының 92%ы инде электрон төрдә язылып алынды. Сертификат системасын кертү регионда юл картасы буенча бара. 2017 елдан өлкә территориясендә 760 меңнән артык ветеринар озату документы рәсмиләштерелде.

* * *

Тюменские скалолазы взяли три медали на международных соревнованиях. Бу көннәрдә Кытайның Гуанчжоу шәһәрендә China Open кыя тауга менү буенча халыкара ярышларың финалы узды. Анда 15 илдән 129 спортчы катнашты. Россияне кыя тауга менүче 7 спортчы яклады, күпчелек Төмән өлкәсеннән булды. Якташларыбыз бер алтын, бер көмеш, бер бронза медаль яуладылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836