#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Умырзаялылар бәйрәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

49-12Бу көннәрдә Ялутор районы, Кактамак авылы клубында “Умырзая” җыр ансамбле үзенең 5 еллык юбилеен бәйрәм итте. Аларны котларга Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре, Иске Кавдык авылы клубыннан “Марина” (җитәкчесе М.Корманова) балалар бию ансамбле килделәр. Бәйрәм чарасын ансамбль җитәкчесе Ильмира Закирҗан кызы Гарипова ансамбльнең оештырылу тарихын, иҗат юлын сөйләп, казанышларын барлап китте. Ул бүгенге көндә ансамбльдә 6 хатын-кыз җырлавын әйтеп, хуҗалыктагы эшләрен ташлап концерт белән чыгып киткән хатыннарына ирләренең түземле булулары өчен, аларга рәхмәтен белдерде. Юбилярларны котлап Ильяс Бакиев матур теләкләр теләде, аларга Аслана күчмә мәдәният комплексы исеменнән Рәхмәт хаты һәм планшет бүләк итте. Шулай ук ул умырзаялыларның 5 ел эчендә үзләрен тирә-юньгә танытып, бик күп уңышлар яулаганнарын искәртте.

Иске Кавдык авылы клубыннан килгән “Марина” (җитәкчесе М.Корманова) балалар бию ансамбле матур, заманча биюләр башкардылар. Чара оешкан рәвештә, бик күңелле узды. Тамашачылар ансамбльгә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләделәр. (Тулырак мәгълүматны”Яңарыш” газетасында укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836