#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер татар теле көне кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде

последние и лучшие новости искусства в мире

50-110 нчы юбилейлы «Себер татар теле көне» бәйрәме 27 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, Төмән шәһәре хакимияте, депутатлар корпусы ярдәме белән Төмән шәһәренең себер татар милли-мәдәни автономиясе оештыруында үтте. Регистрация үткәннән соң Татарстан Республикасыннан, өлкәнең төрле шәһәрләреннән килгән кунаклар өчен «Милли кәсепчелекләр» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Биредә кунаклар себер татарларының милли ризыклары, кул эшләре, Ямбай авылы музее экспонатлары белән таныштылар.

Бәйрәмнең төп өлеше «Төмән шәһәренә нигез салыну датасы» темасына багышланган түгәрәк өстәл иде. Аны Динар Марсель улы алып барды. Президиумга филология фәннәре докторы, профессор, себер татар автономиясе каршындагы фән һәм мәгариф комиссиясе рәисе Хәбибә Шаһбанова, Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының фәнни эш буенча директор урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гибатдинов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Рәшит Минһаҗев, Б.Сөләйманов исемендәге премия лауреаты Әнәс Гаитов сайландылар.

Түгәрәк өстәлне ачып, Динар Абукин өлкә Думасы рәисе Фуат Сәйфетдинов, өлкә иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев, федераль казах милли-мәдәни автономиясе рәисе Есенгали Ибраев, башкорт автономиясе рәисе Искәндәр Юлдашев, Тубыл шәһәр хакимият башлыгы Максим Афанасьевның тәбрикләү хатларын укып ишеттерде. Сәламләү сүзләре белән милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Злата Кәлимуллина, Россиянең Азия өлешендәге Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, «Нәүрүз» үзбәк өлкә иҗтимагый оешмасы рәисе Бәхтияр Тулаганов чыгыш ясадылар. Рәшит Минһаҗев Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайнар сәламен җиткереп, актив җәмәгать эшлеклесе Рифхәт Насыйбуллинга Рәхмәт хаты тапшырды. Түгәрәк өстәлнең көн тәртибенә куелган тема буенча Әнәс Гаитов сөйләде. Соңгы 5 елда күренекле тарихчы галимнәрнең хезмәтләрен тирәнтен өйрәнеп, алардагы фактларны чагыштырып, Төмән шәһәренә (Чимги-Тура) 1586 елда нигез салынмаган, ә XIV гасырда ук ул яшәп килгән татар шәһәре булган дигән фикерен әйтеп, җирле галимнәргә бу юнәлештә эшләргә кирәклеген белдерде. Бу тема буенча культурология докторы, профессор Валентина Семенова да чыгыш ясады. Марат Гибатдинов Казан шәһәренең яшен табылдыклар буенча өйрәнүгә Россиянең 20 шәһәреннән һәм дөньяның 22 иленнән белгечләр җәлеп ителгәне турында сөйләп: «Төмән шәһәренең яшен билгеләр өчен тарихчылар, археологлар, галимнәр бергә эшләргә, фәнни тикшеренүләр үткәреп, чит ил галимнәрен бу эшкә тартырга кирәк. Бу эшләр буенча безнең методика бар, аны куллана аласыз, без ярдәм күрсәтергә әзер», - дип сөйләде. Татарстан кунагының сүзләрен хуплап һәм бергә эшләргә өндәп Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе буенча вәкиле Ринат Насыйров чыгыш ясады. Сөйләүчеләр арасында Төмән өлкәсе үзәк Диния нәзарәте мөфтие Илдар Зиганшин, Төмән шәһәре музей технологияләре үзәге директоры, 50-4музей белгече Ришат Рәхимов, Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Диана Шамратова да булды.

Түгәрәк өстәл эшенә нәтиҗә ясалгач, резолюция кабул ителде.

Чараның тантаналы өлешендә Динар Абукин озак еллар бергә эшләгән милләттәшләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Җирле үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы татар телебезне, мәдәниятебезне, гореф- гадәтләребезне саклап калу, таихыбызны өйрәнергә чакырып язган шигырьләрен укыды. Аннары кунаклар Ялутор шәһәреннән килгән «Сандугач» (Зөһрә Кожевникова) һәм Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге каршында эшләүче «Умай» (Әбүзәр Миңнебаев) фольклор ансамбльләренең искиткеч матур чыгышларын тамаша кылдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836