Декабрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
…Воспоминание всегда почти элегия:
ключ его… минорен, ибо тема его
и повод к нему – утрата.
Иосиф БРОДСКИЙ
Бүгенге көнгә кадәр Азат Гыйззәт улының безнең, татарлар арасында, булмавына ышанып бетеп булмый. 20 апрель иртәсен искә төшерәм. Компьютер клавиатурасы тавышын телефон шалтыравы бозды.
Трубкада - Төмән татар шагыйре Заһит абый Акбүләковның кадерле һәм таныш тавышы. Башта, һәрвакыттагыча, гадәти сораулар һәм җаваплар, ә соңыннан кайгылы һәм калтыраулы тавышы белән Заһит абый Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовның вафат булуын белдерде. Вакыт узу белән, ул минутларны күз алдыма китерәм: мин бер мизгелдә компьютерны оныттым, ә телефон аппаратына беренче тапкыр күргәндәй карап калганмын. Ярты сәгатьтән соң да саннарны җыя алмый озак вакыт аңлап булмаслык хәлдә утырдым, гүя хәтеремне алып атканнар.
Мин кафедрага хөрмәтле Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишинага шалтыраттым.
Әйе, тормышта туганнар, якыннар, хезмәттәшләр белән аерылышулар һәм югалтулар күп булды, әмма моңа барыбер ияләшеп булмый.
Хәзер мин еш кына бөтенләй башка көн - кояшлы, акация һәм тирәкләрдән аңкыган ис белән хозурланып Азат Гыйззәт улына сөйләшү өчен кабинетына килгәнне искә алам. Без озак-озак сөйләштек. Үзенең чиксез елмаюы белән сокландырып, ул минем татар телендә генә сөйләшә башлавыма гаҗәпләнде. «Син – молодец...», - дигән сүзләре аның йөрәгеннән чыгып чын күңелдән әйтелделәр кебек.
Азат Сәгыйтов шулкадәр ачык иде ки, аралашуның беренче минутларыннан ук үзенә тартты. 15-20 минут урынына сөйләшү ике сәгатькә сузылды. Ул җәйнең бер көнендә, ягымлы кояш белән яктыртылган кабинетында үзе дә җылы нур чәчә кебек иде. Азат Гыйззәт улы миңа беренче һәм әлегә бердәнбер себер–татар язучысы Якуб Зәнкиев белән хат алышуны күрсәтте, көн саен «Яңарыш» адресына килгән хатларның күплегенә сокланды, рәхмәтле укучыларының хатларын шатланып укыды. «Син беләсең, - диде ул миңа, - минем ихтыярым булса, мин басманы 10-12 биткә арттырыр идем һәм татар газетасы көндәлек чыксын иде». Минем уйлавымча, ул бу хыялны 1990 елның сентябрь иртәсендә (якынча 15 ел үтеп тә киткән!) «Яңарыш» газетасының басма машинадан төшкән беренче санын кулына шатланып алган, «Яңарыш»ны кеше һәм газета диңгезендә ерак йөзүгә фатихалап, басмага озын һәм бәхетле тормыш теләгән көннән үк йөртә.
Азат Сәгыйтов Төмән татарларының уч төбендә кебек иде. Аны өлкәнең көньягының барлык почмакларында беләләр. Өлкәннәр аңа улларына кебек шалтыратып: «Азат, туганым...», ә яшьрәкләр - әдәп һәм ихтирам белән: “Азат абый, зинһар, минем материалны карасагыз иде...», - диделәр. Ул бу хатларны, хикәяләрне, очеркларны, шигырьләрне, кагыйдәләрне укыды һәм һәрвакыт газета битләрендә аларга урын тапты.
Азат Гыйззәт улы миңа «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының (Казан шәһәре) үз хәбәрчесе булган чорымда журналистлык юлларымда ярдәм итте. Ул вакытта Төмәнгә килгәнемдә, мин Комсомольская урамында урнашкан өлкә татар газетасы редакциясен читләтеп үтеп китә алмый идем. Азат абый кулына эләккән барлык материалларым да «Яңарыш» өлкә татар газетасы битләрендә дөнья күрделәр.
Шушы көннәрдә Матбугат йортына барганда таныш сукмаклар аша үттем, кайчандыр Азат Гыйззәт улы көн саен иртән эшкә ашыккан редакция урнашкан йорт янында басып тордым. Редакция кайда гына урнашса да, Азат Сәгыйтов ямь тудыра белә иде, һәрчак тәмле татар чәе булыр, беркайчан да тәмәке исе килмәде, чисталык һәм тәртип аның тормышында өстенлек иттеләр, ә редакциядә болар барысы да гадәткә әверелгән.
Кызганычка каршы, аның гомере шулкадәр кыска булды, мәкерле чир берничек тә артка чигенергә теләмәде.
Очрашуларда һәм сөйләшүләрдә ул вакыт җитмәүдән беркайчан да зарланмады, барыбер берәү дә аңа, редактор һәм журналистка, тәүлегенә берничә сәгать өстәмәячәген, бер атна буе репортаж әзерли алмаячагын бик яхшы белә иде. Газета темплары һәм ритмы анда гомер буе яшәде, чөнки Тубыл педагогия институтын тәмамлагач, яшь чибәр Азат Сәгыйтов «Ленин юлы» татар газетасында эшли башлый. Күпмедер вакыттан соң газетаны япканнар, ә татар филологы Азат үзен педагогик эшчәнлеккә багышлаган. Бу һөнәрдә дә аны яраталар, хөрмәт итәләр һәм, мөгаен, күп чыгарылыш сыйныф укучылары Азат Гыйззәт улын игелекле сүз белән искә алалардыр, аның якты елмаюын, көлүен һәм көчле тавышын хәтерлиләрдер.
1990 ел килү белән минем өлкән хезмәттәшем, ул вакытта матбугат идарәсе җитәкчесе Иван Филиппович Кнапик, бөтен авырлыкны аңлап, зур йөкне үз җилкәсенә алып, Төмән өлкәсенең барлык татарларына туган телләрендә газета ачты, ә аңа Тубылда татар филологы Азат Сәгыйтов бар дип әйтәләр.
Бу баш мөхәррир вазифасына иң яхшы кандидатларның берсе иде.
15 ел буе «Яңарыш» укучылары мәкаләләр, очерклар һәм фотосурәтләрне кыска имза белән каршы алдылар: Азат Сәгыйтов. Ул үзенең соңгы көненә һәм сәгатенә кадәр газетасы белән яшәде, язды, укучылары белән сөйләште, безнең һәрберебез белән саубуллашкан кебек иде.
Әңгәмәбезне тәмамлап, ул җәйге матур көнне мин хезмәттәшемә мондый сорау бирдем: «Газетадан, көндәлек киеренке редактор эшеннән арыйсыңмы?..». Азат Гыйззәт улы күзләре белән балкып, кабинетны нурландырып елмаеп карады, болай диде: «Беләсеңме, мин хәзер генә тормышның тәмен һәм аңа карашымны тойдым. Мин һәр көнгә шатланам». Ә чир, сез аңлыйсыз, килде-китте, соңыннан гына тулысынча аны үз хакимлегенә алды. Ләкин ул хәле авыр булса да, беркемгә дә зарланмады. Соңгыга кадәр, китүен тойса да, авыртуны җиңеп, материалларын язып торды.
Барлык үгет-нәсихәтләре, васыятьләрен материалларында, яраткан укучылары белән әңгәмәләрдә, үзенең якты һәм игелекле елмаюында калдырды.
Мин бу якты кешене искә алыр алдыннан баш иям
Фәрид БАЯЗИТОВ,
Россия журналистлар берлеге әгъзасы
(2005 ел, архивтан алынды)
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе)