Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мөхәммәтъяр Мөхәммәт улы Әхәтовны 1941 елның 20 октябрендә сугышка алалар. Ул гаиләсе белән Яркәү районы, Кортъегән авылында яши. Сугыш бетүгә 4 айлап калганда, әнием Шәмсүнә Сәгадәтдин кызы 1945 елның 25 январенда 5 бала белән тол кала.
Бала чактан кайсы ил, өлкә икәнен белергә кызыксына идем. Эзли башлыйм да, тагы тукталып калам. Элек Яркәүдәге военкоматтан эзләдем, кәгазьләремне әле дә саклыйм, инде 1 ел була Ялуторда эшләвемә. 50 ел Ханты-Мансийск районының Горноправдинск поселогында яшәдем. Анда да военкомат аша эзләдем, соң Яркәү военкоматы боерыгы буенча элекке документлар сакланмаганнар. Мәскәү өлкәсе, Подольск архивында ике мәртәбә эзләделәр, табылмаган дип җавап килде. Ни өчен дисәң, минем әтиемнең исемен ничек ишеткәннәр, шулай язганнар. Ялуторда үземне “сугыш баласы” дип санар өчен судка бирергә куштылар. Ялутор военкоматы әтине эзләп тапкан – ул Агатов Мухамадир булып Германиядә вафат булган икән. Инде кайда күмелгәнен белер өчен Германиядән биш айлап җавап көтәргә кирәк икән. Бик зур рәхмәтлемен аларга.
Фәйрүзә ӘХӘТОВА, Ялутор шәһәре.