#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балалар теләп йөриләр

последние и лучшие новости искусства в мире

31-14Үзебезнең авыл мәчетендә эшләүче Сөембикә һәм Хәсим Мусиннар турында күптән язасым килеп йөри. Түбән Тәүде районының Эске авылында 2004 елда төзелгән мәчеттә Сөембикә ханым гарәп теле дәресләре бирү белән бергә, кызларга белгән кул эшләрен, аш-су пешерү серләрен дә өйрәтә. Һәр шимбәдә 12.00 сәгатькә җыелган кызлар: Ангелина Терентьева, Анжела Мусина, Мәрьям Мусина, Алинә Гайнетдинова, Карина Вәлеева, Земфира, Регина, Оксана Зөлбохаровалар, Гүзәл Сагитуллина, Диләрә Сәйфуллина, Диана Хуҗәхмәтова иң элек гарәп әлифбасын өйрәнәләр, аннары алар бәйләү, кулланма сәнгатьтә үзләрен сынап карыйлар.

Бергәләшеп кош теле, коймак, бәлешләр, манты, бәрәңге рулеты, пылау, кыстыбый шикелле аш-су төрләрен әзерлиләр. Кирәкле азык-төлекне булдыруда Сөембикә апалары ярдәм итә. Аннары бергәләшеп чәй эчәләр, өйләренә әти-әниләренә тәмләтергә дә алып кайталар. Аш-суның рецептларын язып алалар.

Тагын да дини китаплар, журналлар карыйлар, укыйлар, сорауларына җавап эзлиләр. Стеналарда эленгән плакатлардагы “Дөресен сөйләгез!”, “Ихтирамлы булыгыз!” кебек тәрбияви сүзләр аларның тормыш юлында өлге булып торырлар.

Бу укуларга үзем дә йөреп алдым, район газетасына мәкалә яздым.

Мусиннар гаиләсе мәчетнең чисталыгын, иманлылыгын, тәрбияви ролен саклап, булдырып тора. Алар турында яхшы сүздән башка берни әйтеп булмый. Дини бәйрәмнәр алар тырышлыгы белән гөрләп үтә. Зур рәхмәт үзләренә!

Тәнзилә ЯРУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Эске авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836