Июнь 2019 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Майның соңгы декадасында Төмәннең 89 нчы мәктәбендә 2 нче сыйныфта укучы балалар рус әдәбияты, тирә-якны өйрәнү һәм инглиз теле фәннәреннән беренче тапкыр имтихан тапшырдылар. Без 2 ”г” классында белем алган Ләйсән Хәбибуллинадан бу вакыйга турында сорадык.
- Класс җитәкчебез – Дарья Владимировна Черных. Безгә шушы өч фәннән берне сайлап алырга мөмкинлек бирелде. Мин рус әдәбиятыннан “5” билгесенә имтиханны тапшырдым.
Класска керер алдыннан нык дулкынландык. Анда безне өч укытучы көтте. 9 нчы билет эләкте. Хайваннар турында сөйләргә кирәк иде. Халык әкияте “Төлке һәм торна”ны да бәян иттем. Имтихан безнең өчен зур сынау булды, - дип сөйләде Ләйсән.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.