Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әти орыша башласа,
Әни ягына карыйм.
Әни күрмәмеш була,
Әби белмәмеш була.
Дәү әтине әйтмим дә,
Түзми безнең буранга.
Бүреген басып кия дә,
Чыгып китә урамга.
Торам башым игән килеш,
Борын асларым юеш.
Берсе дә якламыйлар,
Башымнан сыйпамыйлар.
Әти орышып туя да,
Бераз гына тын ала.
Әйтә: “Әнә, дүрт почмакның
Теләсә кайсын сайла”.
Ахры әти балачакта
Шаярмаган, көлмәгән.
Дүрт почмакның кайсы яхшы
Икәнлеген белмәгән.
Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА.