#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы һәм аның укучысы турында

последние и лучшие новости искусства в мире

24-6Бу ике шәхес өчен быелгы уку елы истә калырлык нәтиҗәле булды. Сүзем 4 нче сыйныф укытучысы Вәлия Рамазанова һәм нәни йолдызчыгыбыз Элиза Арипова турында.

Вәлия апа хезмәт юлын Тугыз авылы ФАПында башлады. Беренче һөнәре медицина белән бәйләнгән иде. Язмыш безне кайда гына ташламый да, нишләтми дигәндәй, бу хезмәтен аңарга ташларга туры килде. Тугыз мәктәбе нигезендә оешкан кыска вакытлы булу төркеменә икенче тәрбияче кирәклеген белгәч, бернинди кыенлыкларга карамыйча, Тубыл педагогия көллиятендә тәрбиячеләр курсларын тәмамлап, яңа эшне үзләштерде.

Нәниләр белән эшне ул бик җитди башкарды, ата-аналар Вәлия апаны яраттылар, якын күрделәр, хөрмәт иттеләр. Бик кыска вакыт эчендә Вәлия апаның хезмәте үз җимешләрен бирә башлады: ул балалар белән төрле бәйгеләрдә катнашты, беренчеләрдән булып, балалар бакчасы яшендәге нәниләрне хәтта шахмат уйнарга да өйрәтте. Балаларга алты яшь тулгач, Тугыз урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы кирәгеп чыкты. Вәлия Әбдерәшит кызы озак уйлагач, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен үзләштерде. Менә инде дүртенче ел, беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка да килеп җиттеләр әлеге нәни балалар. Нинди генә кыенлыкларга очрамады Вәлия апа, ләкин беркайчан да аларга бирешмәде, үзе сайлаган юлдан нык адымнар белән алга барды. Тәҗрибә тиз вакытта барлыкка килми бит, күп уку, белмәгәннәрне барлау, остазлардан өйрәнү аша килә. Вәлия апа барысын да башкарды һәм нәтиҗәләр озак көттермәде. Сыйныфта һәр баланың сәләтен ачты, монда спортчылар, оста рәсем ясаучылар да, тырышып укучылар да, биючеләр һәм җырчылар да бар.

Дүртенче сыйныфта иң оста җырчы кызыбыз - Элиза Арипова. Нинди генә тәрбияви чара үтмәсен - Элизабыз сәхнә түрендә. Аның матур тавышы тыңлаучыны үзенә җәлеп итә. Мәктәп чараларыннан тыш, ул авылда узган концертларда, аннары район, өлкә бәйгеләрендә дә катнаша, призлы урыннар ала. Ә быел Элиза рус һәм татар телләре, математика фәннәре буенча олимпиадада да катнашты, “Юниор”лар олимпиадасында татар теленнән беренчелекне яулады. Күптә түгел өлкәдә үткән башлангыч сыйныфлар өчен үткән Бөтенроссия олимпиадасының өлкә этабында да беренче урынны алды.

Вәлия апаның хезмәтенең нәтиҗәсе безне шатландыра, киләчәккә нык ышаныч тудыра. 21 нче май көнне Вәлия апа татар теле әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштереп, диплом эшен яклады. Аттестацион комиссия бу эшне югары бәяләде. Вәлия апа белән Элизага тагын яңа уңышлар, хезмәтләренең нәтиҗәләре һәрвакыт югары булуын теләп калабыз. Туган телебезне өйрәнү, үстерү, татар әдәбиятының байлыгын файдалануны дәвам итүләрен киләчәктә дә күрәсебез килә.

Венера ИБУКОВА,
Вагай районы, Тугыз урта мәктәбе методисты.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836