#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вак яңгыр сибәләгәндә...

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Керегез...

Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр, вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп, акрын гына шыбырдап утыралар. Каен инде саргаеп яфрак коя. Юеш киртәле печән кибәннәре, җиләк исе бәреп торган, коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре – барысы да көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да...Киләсе елда да шулай торырсызмы? Урманчы, кләймә сугып, сезне утынга ектырмасмы? Чыршы агай, сине, йорт бүрәнәсенә дип кисеп, браконьер урламасмы?

Ә сез, печән кибәннәре, киртәгез буена килгән озын аяклы, кара күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез! Әй, сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар, орлар! Сезнең иңкүлектә төлкеләр уйнаганда, әйтегез үзләренә: сак булсыннар, аучы килгәнен сизми калмасыннар!

Вак яңгыр сибәли дә сибәли, йөрәккә рәхәт, күңел саф. Кычкырып бер җырлыйсы, шушы гүзәл мәһабәтлеккә мәдхия җырлыйсы килә:

Кара урманның лай уртасында
Төлке уйный торган орлар бар...

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836