#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа ел котлы булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

1-10Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Һәр елны балалар серле Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алалар. Матур, бәйрәмчә бизәлгән мәдәният үзәгенең тамашачылар залында яшел чыршы тирәсендә кунакларны Яңа ел белән Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары котладылар. Бәйрәм чарасына мәдәният үзәге каршында эшләүче «Нур» түгәрәге җитәкчесе Римма Шәрипова укучылары белән Абдулла Алишның «Куян кызы» әсәрен сәхнәләштергәннәр.

Яңа ел бәйрәмен яраткан сәләтле укучылары: Азалия, Әмирә, Самирә, Элиза, Алсу, Ралина, Кәрим Айдуллиннар, Руфина, Эмиль Кузиевлар, Марат, Гүзәл Катралеевлар үз рольләрен оста уйнадылар. Кыш бабай, Кар кызы, Куян, Мәче рольләрен мәдәният үзәге хезмәткәрләре Айгөл Моратова, Зөфәр Нигъмәтуллин, Зөфәр Корманов, Рузалия Корманалиева башкардылар. Аларның матур, серле чыгышлары, тылсымлы уеннары, костюмнары балалар күңеленә хуш килде. Балалар әйлән-бәйлән әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, кыш, Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр, күңелле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар. Ике телдә алып барылган бәйрәм тамашасы күңелле үтте. Укучыларны сәхнәгә чыгарып, татар теленә мәхәббәт уяткан укытучыларына рәхмәт сүзләре яңгырады.

«Үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. 2023 нче елны Куян елы дип әйтәләр. Куян елында теләгән теләкләребез тормышка ашсын, балалар, өлкәннәр, илебез халкы бәхетле, дөньялар тыныч булсын. Яңа ел безгә яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, иминлек алып килсен. Бәйрәм күңелле, эчтәлекле, мавыктыргыч үтте. Нәни кунаклар да әкиятнең эчтәлеген аңладылар. Бу әкиятне сәхнәләштерү дөрес һәм урынлы булды. Чараның авторы буларак, Кыш бабай һәм Кар кызының теләкләренә кушылып балаларны Яңа ел белән котладым, әти-әниләрен тыңларга кирәклеге турында киңәшләремне әйттем», - дип сөйләде Римма Шәрипова.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836