#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алдынгы фермерларыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

30-17Тубыл районы, Сатылган авылында яшәүче Мәхмүтовлар гаиләсе өлкәбез халкына бик тә таныш. Танылган фермерлар Фәридә Фәрит кызы белән аның тормыш иптәше Ильяр Сәйдулла улы 2003нче елны фермерлык юнәлешенә баскан беренче адымнары,  үз хуҗалыкларына алынган унбиш баш сыерны, бозауларын әле яхшы хәтерлиләр. Бүгенге көндә биредә йөзгә якын сыер, таналар, үгезләр һәм башка терлекләр. Фәридә Фәрит кызы: ”Мин үзем шәһәрдә туып-үстем, укыдым, авыл егетенә тормышка чыктым. Иптәшемнең гаиләсе гомер буе үз хуҗалыкларында хезмәт итеп, хәләл тормышта яшәгәннәр. Тырыш, хезмәт сөючән гаилә мал-туар асраганнар.

Тормышка чыккач, күп еллар  иптәшем белән бергә аэропортта эшләдем. Эштән кыскартылу, үзгәрешләр булып киткәч, 27 ел  хезмәт стажы булган иптәшем дә кыскартылуга эләкте. Шуннан соң без үз хуҗалыгыбызны булдырып, җиң сызганып эшкә тотындык. Соңгы елларны күп сөт, ит биргән герефорд токымлы сыерлар да асрыйбыз. Салкын һава торышына да чыдамлы, холыклары  да тыныч аларның. Бу токым Англиядә барлыкка килгән. Бозаулары туганда авырлыклары 40 килограммга якын  була. Болын үләне белән генә туклансалар да, аларның сөтләре күпкә азаймый. Безнең, әлбәттә, ярдәмчеләребез дә бар, йорт хайваннарын әйбәтләп карарга, ризыкларын җитештерергә тырышабыз. Сыерлардан башка безнең хуҗалыкта атлар, сарыклар да бар”, - дип сөйләде ул. Фәридә шәһәр кызы булса да, авыр эштән курыкмый. Ул тормыш иптәшенең киңәшчесе, ярдәмчесе, этәргече дә. Хәзер аларның фермаларында терлек каралтылары бар, азык тарату да механикалаштырылган. Җәй айлары эшнең кызган вакыты. Әңгәмәбезне дәвам итеп Фәридә ханым: ”Соңгы елларда техниканың көче печән чабу, җыйнауда үзен яхшы сиздерә. Халык чапкычның тәгәрмәчлесен алырга тырыша. Печәнне чалгы белән чабучылар хәзер сирәк. Безнең күпьеллык үлән чәчелгән печәнлекләребез бар. АПК департаменты буенча субсидия алырга мөмкинлегебез булды, лизингка трактор да алдык”, - диде. Авыл җирендә күпчелек кеше өчен терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып тора. Башкарган эшләрен, мал-туарларын  ихлас күңелләре белән яратып эшләүче Мәхмүтовларның тормышлары күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Әти-әниләренең авыр хезмәтен кыз-кияүләре, оныклары хөрмәт итәләр, аларга ярдәмгә ашыгалар. Мондый тырыш гаиләләр булганда, авылларыбыз яшәр, яшьләрнең дә киләчәге өметле. “Ялкау булмасаң, эшләгән кешегә дәүләт булыша”, - дип оптимистик караш белән якташларыбыз алга таба баралар. Өлкә, район күләмендә оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләрдә теләп катнашалар. Аларның продукцияләрен сатып алырга теләүчеләр дә күп.  Шәхси хуҗалыкларында йөзгә якын  терлек асрап, халыкка сөт-ит җитештерүче Мәхмүтовларга  эшләрендә уңышлар телисе кала.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836