#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Губернатор Әфганстан ветераннары белән очрашты

последние и лучшие новости искусства в мире

1 (11)Төмән шәһәре филармониясендә 15 нче февраль көнне Әфганстан сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе булды. Шушы кичә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына багышланды.

15 февраль – совет гаскәрләрен Женева белән СССРның килешүе буенча Әфганстан Республикасыннан чыгарган көн. Төмән өлкәсеннән генә Әфгандагы тәмуг утыннан ун елда ике меңнән артык солдат үтеп, аларның 127се өйләренә цинклы табутларда кайттылар. Бу Бөек Ватан сугышыннан соңгы сугышлардагы иң зур югалтулар.

Өлкә губернаторы В.Якушев тантаналы кичәдә дистәләгән Әфганстан сугышы офицерларын медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде, генерал Б.Громов видеодан ветеран солдатларга мөрәҗәгать итте һәм шулай ук сугыш эчендә йөргән яшь солдатларны күрсәтеп тордылар. Сугыш чорының җырларын тыңлап, видео тасмаларны карап, күпләрнең күзләрендә яшь, бугазларына авыр төер килеп тыгылды. Дошман угы бит кешене сайлап тормый, үз юлындагыны һәлак итә. Шул афәттән исән кайта алулары өчен язмышларына алар рәхмәтле. Шуңа күрә тыныч тормышта өйле-гаиләле, инде аларның балалары үсеп җиткән. Әфган сугышы турында, аңлашылмаган сугыш, әле дә аның сәбәпләре билгесез, диләр. Концерттан соң, махсус әзерләнгән бәйрәм табыннары янына барлык кунакларны чакырдылар, күпсанлы милләттәшләребез арасында Әфганстан сугышы ветераннары: Рәүф Садыйков, Флорит Нуриев белән очраштык. Алар үзләренең шул елларда ут эченнән көтеп алган сөйгән ярлары, - бүгенге көндә хәләл җефетләре белән килгәннәр (рәсемдә).

Әлбәттә, сугышны беркем дә теләми. Ун елга сузылган сугыш, бу дәвердә мәктәп укучысы урта белем алып чыга. Әфганстанда чик буен саклау бүлекчәләре барлыгы 1113 операция уздырганнар, 40 мең фетнәче тар-мар ителгән, 20 меңләп әсирлеккә алынган, 20334 данә сугыш патроннары һәм башкалар, 742 – автотранспорт юкка чыгарылган. Сугыш ул төзәлмәслек яра калдыра. Алар: балаларын югалткан әниләр, әтисез калган ятимнәр һәм ирсез калган хатыннар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836