#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тырыш хезмәткәрләр

последние и лучшие новости искусства в мире

47-2Тубыл шәһәрендә күп катлы яңадан-яңа йортлар төзелә. Шәһәрнең ООО «Лифтсервис» оешмасының диспетчерлар бүлекчәсендә эшләүчеләрнең күпчелеге милләттәшләребез. Ел ахырында хезмәтләренә нәтиҗә ясап, оешманың эшчәнлеге турында алар фикерләре белән уртаклаштылар. Лифтчы, оператор, диспетчер – аларның хезмәте җәмгыять өчен кирәкле эшләрнең берсе булып санала. Коллегаларының хөрмәтен яулаган, 1998 елдан бу юнәлештә хезмәт иткән Әлфия Шакирҗан кызы Кириллова: (өстәге рәсемдә) ”Кешене хезмәт бизи», дип юкка гына әйтмиләр. Безнең бүлектә тырыш, җаваплы милләттәшләребез хезмәт итә. Күңелләренә ошаган шөгыль тапкан якташларыбыз кергән кешене яхшы күңел белән каршылыйлар, шәһәр халкына ярдәмгә килергә тырышалар.

Лифт диспетчерларының хезмәте бер схема буенча оештырылса да, тормышта төрле очраклар була. Теләсә кайсы лифтның машина бүлеге бар. Нинди дә сәбәп белән лифт тукталса да, безгә шалтыраталар. Диспетчерлар ашыгыч рәвештә ярдәмгә киләләр. Җитәкчебез Айсатулла Суппатулла улы Сәйфуллинның тырышлыгы, хакимият ярдәме белән шәһәрдә өч йөздән артык торак йортта иске лифтлар заманча, матур, уңайлы электрон лифтларга алыштырылды. Без аларны “акыллы” лифтлар дип атыйбыз. Шәһәрдә йөк һәм пассажирлар өчен ике лифт белән җиһазланган яңа йортлар да бар. Шәһәр, Сумкино, Менделеево, Иртышский, Бизино, поликлиникалар, зур сәүдә үзәкләре, кыскасы, кайда лифтлар, домофоннар, эскалаторлар – барысы безнең карамагыбызда”, - дип сөйләде. Бу бүлектә эшләүче хезмәткәрләр гадәттән тыш һәлакәт, көтелмәгән катлаулы очраклар булганын хәтерләмиләр. Оешманың эшчәнлегенә, хезмәткәрләренең эшенә шәһәр халкы да яхшы бәя бирә. 47-3Кеше хәленә керүчән, ярдәмчел Зиннура Мөхтәбәр кызы Шихова биредә 10 ел эшли. Ул: ”Кагыйдә буларак, безнең эшебездә вакытлыча барлыкка килгән уңайсызлыклар озакка сузылмый. Ватылган лифтны оператив рәвештә төзәтергә тырышалар. Домофоннар шәһәр халкына зур уңайлыклар алып килде. Элек салкын кышларын ишекләрне ачык калдыручылар күп иде, ә хәзер ишекләр һәрвакыт ябык. Биредә эшләвемә беркайчан үкенмәдем, хезмәтем белән горурланам. Безнең телефон шалтырый икән, димәк, безнең ярдәм кемгәдер кирәк”, - дип фикерләре белән уртаклашты. Тормышта үз кыйбласын тапкан, ихтирамга лаек булган һөнәр ияләре - ООО “Лифтсервис” хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар юллыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836