#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Язгы гөрләвекләр” гөрләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

15-8“Язгы гөрләвекләр-2014” дигән балалар һәм яшүсмерләр фестивале Тубыл шәһәрендә 12 нче тапкыр оештырылды. Бу чарада шәһәр һәм район мәктәпләреннән балалар чыгыш ясадылар. Катнашучыларның саны илледән артык булды. Жюри рәисе шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты рәисе урынбасары Лилия Дмитриева балаларны котлап уңышлар теләде. Биш сәгать дәвамында мәдәният үзәге сәхнәсендә катнашучылар уен коралларында уйнадылар, җыр, бию, нәфис сүз жанрлары буенча көч сынаштылар. Декоратив–гамәли сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балаларның иҗат эшләре буенча оештырылган күргәзмәне һәркем кызыксынып карады, тиешле бәя бирде. Призлы урыннар яулаучылар арасында Ләйсән Ниязова, Радмила Шәрипова, Руслана Колмәмәтова, Милена Аллашева, Эльмира Ниязова, Айгөл Мәүлекаева, ”Ләйсән”, ”Соцветие” ансамбльләре бар иде.

Катнашучыларның һәрберсенә бүләк һәм дипломнар тапшырылды. Беренче урынны яулаучылар кәрәзле телефоннар белән бүләкләнделәр. Танылган рәссам Эдуард Тушаков балчыктан сыннар әвәләү остасы Нурия Маметованың укучылары хезмәтләрен мактап, җылы теләкләр юллады. Актив һәм тырыш укытучылар: Н.Хәкимова, Б.Ниязова, Д.Әбсәламова, Н.Маметова, С.Гилеева, Т.Тимканова һәм Хуҗайлан, Полуяново, Ворогушино мәктәпләре җитәкчеләренә оештыручылар рәхмәтләрен белдерәләр. Кызганычка, быел сазлыклар артында урнашкан Лайтамак, Вәчир авыллары мәктәпләреннән, юл булмау сәбәпле, укучылар килә алмадылар. Яңа талантлар ачкан чарадан барысы күтәренке кәефтә таралыштылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836