#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Капитан Алеев

последние и лучшие новости искусства в мире

22-11Дәһшәтле, кан коюлы сугышта минем Казанлы авылымнан гына 110 кеше катнашты. Шуларның 65-е илебез азатлыгы өчен барган каты сугышларда һәлак булдылар. Ул каһарманнарны онытырга безнең хакыбыз юк. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка алынып, азатлык һәм бәйсезлек байрагын күтәреп, бөтен Европаны айкап Берлинга кадәр барып җиткән авылдашым, укытучы, политрук, капитан Сәлах Мәхмүт улы Алеев шул батырларның берсе.

Сәлах абый 1908 елда Тубыл округы Вагай районының Бигәтен авылында тирә-якта абруйлы булган хезмәтчел 8 балалы Мәхмүт гаиләсендә туган.

Тумыштан зирәк һәм сәләтле Сәлах абый алты яшендә укырга өйрәнә, бер елда беренче баскыч мәктәпне тәмамлый. Башта Екатеринбург педтехникумында, соңыннан Тубыл пединститутында белем ала, авылга укытучы булып кайта.

1930-1931 елда ул Казанлы мәктәбендә башлангыч классларда, 1932-1934 елга кадәр 5-7 классларда татар телен укыта, 1934-1938 елларда завуч, 1938-1941 елларда урта мәктәп директоры вазифаларын үти. 1946-1950 елларда җидееллык мәктәп директоры булып эшли. Тирә-як авыллардан килеп укучы балалар өчен торак салдыру, мәктәпнең хуҗалыгын рәтләү, җиһазлау өчен бик күп көч куя. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми. 46 ел гомеренең 4 елы дошманга каршы сугышта, утлы-сулы, карлы-буранлы окопларда уза.

Сәлах абый Алеевның сугышчан юлы 1941 елның октябреннән башлана. Ноябрь аенда аның 3нче диңгезчеләр бригадасының 1нче ротасына политрук итеп билгелиләр. Оста җитәкче, белемле, кешелекле, киң карашлы политрукны тиз күреп алалар. Фронт командиры Мерецков, дивизия командиры Трофименко үзләренә чакырып уңышлы үткән сугышчан операция белән котлыйлар. 1943 елда Пензада командирлар курсында укый. 1944 елдан Украинаны, Молдавияне, бөтен Европа илләрен фашизмнан азат итеп Берлинга кадәр барып җитә.

“... Украина җирләре хәрабә хәлендә, - дип яза бер хатында, - без дошманны чигенергә мәҗбүр итеп һәр көн саен алга барабыз. (3.09.43)”.

“... 2нче октябрь 1944 ел. Без Болгариядә, халкы безне “ура” кычкырып, шатланып каршылады, сый-хөрмәтнең иге-чиге юк”.

“... Румыния җирләрен фашистлардан азат иттек. Ковель шәһәре җимерелгән, яндырылмаган йортлар юк. Шулай да халык көр күңелле. Совет армиясен шатланып каршылыйлар”.

“... хатларымда Берлинны штурмлау турында язган идем. Бу штурмда бик күп сугышчылар башларын салдылар. 1945 елның 9 маен Берлин шәһәре Мальсдорф районында бәйрәм иттек”.

“... Миңа беркадәр вакыт Германиядә калырга туры килә. Ватан шулай куша, Әнисә. 2.11.46., Людвигслуст шәһәре”.

Капитан Сәлах Мәхмүт улы Алеев Германиядән 1946 елның апрелендә генә Казанлыга, гаиләсенә кайту бәхетенә ирешә. Мәктәптә эшен дәвам итә.

Фронтка юл тотканда ул тормыш иптәше Әнисә апага үзенең уй-хисләре теркәлгән хатларын җибәреп торган. 1941 елның августыннан алып 1946 елның апреленә кадәр 60тан артык солдат хатында яшәү максаты, көрәш изгелеге, ата мәхәббәте, киләчәккә ышаныч турында тирән мәгънә салынган.

2 елга якын Ленинград фронтында, Волхов урманнары, сазлыкларында барган каты сугышларда берничә мәртәбә яралану, ике мәртәбә авыр контузия алу, салкын окопларда, блиндажларда сәламәтлеген югалту аны 1954 елгача эзәрлекли.

Сәлах абый Алеев 1954 елда вафат булды. Кызлары Рәйсә апа белән Нәсимә апа, әтиләре васыятенә тугрылыклы калып, ялга чыкканчы гомерләрен мәктәптә балалар укытуга багышладылар. Рәйсә Сәлах кызы лаеклы ялда булса да, ТНГУда өлкән методист булып эшләвен дәвам итте. Үз эшенең остасы, кешелекле, ихтирамга лаеклы апаны университет хезмәткәрләре, студентлар хөрмәт иттеләр.

Һәр яктан үрнәк булырлык шәхес, ХХ гасырның мәгърифәтчелек күгендә, иҗтимагый тормышында халык күңелен биләп, мәңге сүнми торган нурлы йолдызга әверелгән Сәлах Мәхмүт улы Алеевның гомере балаларында, оныкларында дәвам итә.

Асия ЗИМАГУЛОВА,
Вагай районы, Казанлы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836