#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мин сугыш чоры баласы

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин Ялутор районы, Кактамак авылында 1932 елның 21 июлендә туганмын. Сугыш башланганда миңа 9 яшь була.

Зур абыем 18 яше тулып хезмәттә иде, ул аннан фронтка озатылды. Әтиемә дә чакыру кәгазе килеп, аны да алып киттеләр. Әниемнең җилкәсендә мин һәм энем калдык.  Бөтен авырлык хатын-кызлар, бала-чагага калды.

Мин 1943 елны 4 класс тәмамлагач, колхозда эшли башладым. Әнием мәрхүмә бик җаваплы булган күрәсең, кышын фермада каравылчы, җәен кырда трактор, урып-җыю коралларын саклады. Миңа аның белән бергә авыр еллар кичерергә туры килде. Булган игенне хөкүмәткә тапшырдылар.

Ачлык белән бергә кайгы-хәсрәт, сугышта һәлак булганнардан “кара кәгазь”ләр килеп торды. Без дә әтинең кара кәгазен 1943 елны алдык, абыемнан 1946 елга кадәр хат-хәбәр булмады. Шулай итеп безнең бала чакны сугыш алды. Миңа 1947 елгача укуны дәвам итәргә туры килмәде. 1947 елда 5 нче класска Аслана урта мәктәбенә бардым.

Аслана авылына 7 чакрым, юллар, өскә кияргә кием юк.

Шундый авырлыкта 1952 нче елда 10 классны тәмамладым, аннан соң әнием мәрхүмә укуымны дәвам иттерде.

Агрономлыкка укырга кердем. Ярдәм итүче юк, ач-ялангач укып, агроном булып 15 ел эшләдем. Аннан Рауды авыл советы рәисе итеп сайладылар. 18 ел рәис булып эшләдем. Бөтен көчемне хөкүмәт, халкым өчен бирдем. Эшләгән эшемне хөкүмәт күрде, агроном булып эшләгән дәвердә Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләндем. Мәскәүдә ВДНХда катнаштым, 50 яшемдә “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булдым, хәзер миңа 83 яшь тула. Лаеклы ялга чыктым, дип кул кушырып утырмадым, хәлемнән килгәнчә булышам. Мәчет төзедек, төзү материалларын мин ташыдым, зиратны зурайттык.

Рәхмәт хөкүмәтебезгә, безнең шикелле ятимнәрне аякка бастырганына, ярдәм иткәненә. Барысы өчен Аллаһыма мәңге рәхмәтлемен.

Мансура НУРМӨХӘММӘТОВА.
Ялутор районы, Рауды авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836