#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Һәр солдатның үз язмышы”

последние и лучшие новости искусства в мире

26-10Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында туып үскәннәр, хәрби академия тәмамлап, гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган, бик нык туган җирләрен, анда яшәгән халкын яратучы, тарихы белән кызыксынучы якташларыбыз – Вилдан Галимҗан улы Кәримов һәм Касыйм Ярхәм улы Бикчәнтәев яшьләр, балалар, эзләнү отрядлары (методик кулланма) өчен 172 битле калын “Онытылмас исемнәр” дигән китап бастырдылар. Ул авылдашларының сугышчан язмышына, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына багышланган. Бөек Ватан сугышына авылдан 42 ир-егет киткән, шуларның 23е яуда мәгелеккә ятып калган.

Без Вилдан Кәримов белән очрашып, хезмәтләре турында сораштык.

- Вилдан абый, шушы изге эшне нидән башладыгыз?

- Бу китап – авылдашларга бүләк. Спонсорлар – ООО ПК “Молоко” җитәкчесе Илназ Исмәгыйлевка, Хәйдәр Фәтхуллинга, Дания Плехановага (Садыйкова), Рәис Шәфыйгуллинга, Илгиз Шәриповка һәм башкаларга зур рәхмәт. Башта Төмән өлкәсе архивларыннан һәм военкоматлардан материал җыйдык.

Хәрби комиссариатлар регионда бишәү. Күп кенә сораулар тугач, РФ саклау министрлыгының Үзәк архивына сорау (запрос) ясарга туры килде. РФ хәрби-медицина документлары архивыннан мәгълүматлар алдык. Хәрби академиядә бергә укыган иптәшләр дә булыштылар. Алар үзләре дә инде берничә китап бастырып өлгергәннәр, тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Россиянең алдынгы хәрби тарихчыларының тирән, төпле фәнни хезмәтләренә, хәрби-тарихи әдәбиятка, РФ саклау министрлыгы сайтына, «Мемориал» гомумиләштерелгән мәгълүматлар банкына» (ОБД Мемориал),“1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы” дигән электрон банкка таяндык. Халык белән эшләдек. Кызганычка каршы, бу эзләнүләрдә иң мөһиме – фронтовикларның үзләренең искә төшереп сөйләүләре булмады, соңардык. Кайбер кешеләр ата-бабаларының документларын, фоторәсемнәрен бик саклап килгәннәр, ә кайберләренең бернәрсәләре юк. Бик күп фоторәсем, хатларга реставрация ясарга туры килде, чөнки сыйфатлары ифрат начар иде. Өч фоторәсем китап бастырылганнан соң табылды. Архивларда кайбер документлар Җиңүгә 70 ел үтсә дә, яшерен булып сакланалар. Китапны язуда актив ярдәм күрсәтүчеләр - Ринат Насыйровка, Наилә Аппасовага, Шәүкәт Шакировка, Рәисә Фәтхуллинага зур рәхмәт. Алар документлар, фронтовикларның, тыл ветераннарының рәсемнәре,үзләренең кулъязмалары белән тәэмин иттеләр. Өлкәннәр - Нурдидә Шакировага, Нурҗиһан Гильгиевага, Нуретдин Низаметдиновка, Хәлимә Янбаевага, Рауза Насыйровага, Саимә Хәмидуллинага шулай ук зур рәхмәт. Алар белән очрашып сөйләштек, алдагы көннәрдә искә төшергәннәрен кәгазьгә язып барырга үтендек.

- Хезмәтне ни рәвешле алып бардыгыз?

- Эшне икегә бүлдек. Теоретик хезмәт миннән булды. Оештыру бүлеген Касыйм башкарды. Бастыруга акча табу, типография белән сөйләшү һәм башкасын алып барды. Килешеп, бердәм эшләдек. Һәр солдатның үз язмышы. Китапны язганда тыл хезмәтчәннәренә дә урын бирдек. Тирә-як авыл кешеләрен дә керттек, авылдашлар яу кырында Бухарин, Болгар, Киндерле, Паченка, Петрунькино, Ипкүл, Яңа Казанлы (Травный), Турай, Канчәбер ир-егетләре белән бергә сугышканнар.

- Китап дөнья күрер өчен күпме вакыт китте?

- Өч елдан артык вакыт китте, Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена әзерләп өлгерергә тырыштык. Әби-бабайлар исән чакларында күреп өлгерсеннәр, яшьләр белсеннәр, дидек. Хәзерге яшьләр Бөек Ватан сугышы, бабайлары белән кызыксыналар, катлаулы сораулар да бирәләр. Аларның бит уйлары башкачарак... Документлар белән эшләгәндә хаталар да булды. Мәсәлән, даталар төгәл килми. Татар исемнәре озын булган язучының (писер) колагына ничек ишетелгән, шулай язылган, килешләр буенча буталган.

- Эшегезнең дәвамы бармы, киләчәккә планнарыгыз нинди?

- Ходай кушса, тагын бер китап бастырырга уйлыйбыз. Беренче өлеше – авылда сугышкача тарих ничек барлыкка килгән. Бу тема буенча күп сорауларга җаваплар таптык. Икенче өлеше – сугыштан соңгы тарих – ОГПУ исемендәге, Турай авылы, “Большевик” колхозлары, аларда эшләгән күренекле кешеләр турында. Район тарихын, халкын язганда татарларны аерып барырга уйлыйм. Аннары планда Берлинны алучылар, сугышкача Төмән лесотехник техникумын тәмамлаган егетләр турында да язарга уйлыйбыз.

- Киләчәктә ижади уңышлар телибез, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Кыткүл авылы халкы Вилдан Галимҗан улы һәм Касыйм Ярхәм улы шикелле кыю, җитди, гадел, патриот егетләре булганга бәхетле. Аларга карап горурланасың, шушы якташларыбыз башка авыллар өчен дә үрнәк булсыннар. Өлкәдә татар авыллары күп, башкаларында да кече Ватаннарының героик тарихына ваемсыз булмаган, эзләнүләр башкарып каләм тибрәтерлек фидакарь кешеләре булса, күпме исемнәр кайтарылыр иде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836