#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер халкы токымыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

22-12Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән, сугыштан соң кайтып авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт иткән, үзенең динен, милләтен саклап калган якташларыбыз турында язмаларыбызны дәвам итәбез.

Садыйр Уркнутдин улы Әбсәләмов 1924 елда 2 июнь көнне Тубыл районы, Тубылтора авылында дөньяга килә. Алар – ошбу Себер җирендә яшәп килгән борынгы себер халкы токымыннан. Садыйрның балачагы коллективлаштыру елларына туры килә. Бу вакытта Тубылтора авылы хуҗалыгы – бодай үстерү, хайван асрау буенча беренчеләрдән булып исәпләнә. Малайның бала чагы авылда, өлкәннәр белән беррәттән колхозда авыр хезмәттә үтә.

Садыйр гаиләдә 5нче бала булып туа. Биек буйлы, киң күкрәкле, көчле, хәтта бер кулы белән авылдашларын ега алган егетнең якташлары арасында ихтирамы зур булган. Кирәк чакта һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торган. Тик тыныч, матур тормышны кара болытлар каплап ала – сугыш башлана. Сугыш башлангач, 17 яшьлек Садыйр үзе теләп фронтка китә. Шулай ук илне сакларга аның абыйлары – Шәрәфетдин һәм Сирачетдин дә китәләр. Сугышның беренче көннәрендә Садыйрны эчке эшләрнең халык комиссариаты махсус бүлегенә (НКВД) 2 айга укырга җибәрәләр. Махсус бүлекнең оператив гаскәрләре бандитлык белән көрәшә. Ул Красноярск шәһәрендә урнашкан була. Сугыш вакыт ошбу гаскәргә тагын шундый бурычлар өстәлә: территорияне саклау, дезертирларны эзләү, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашу.

Тәвәккәл, беркемнән курыкмый торган егет чолганыштан чыккан дошманны пулеметтан атып юк иткән. Әлбәттә, дошман белән мондый каты бәрелешләр еш кабатлана.

Өйгә 1948 елда гына кайтып керә. 8 ел чамасы кайда сугышкан, нәрсә күргәнен озак еллар сер итеп саклый, чөнки НКВД бик кисәтеп куйган. Өйгә кайткач, немец телен яхшы белүен дә яшерә.

Күп вакытлар узгач кына, күзләреннән яшьләр агызып, балаларының соравы буенча башынан үткәннәрне сөйләп биргән. Ничек тоткынлыктан качкан немецларны кулга алганнар, диверсантлар, сатлыкҗаннар, куркаклар, паникага бирелүчеләр, провокаторлар, башкисәрләр белән көрәшкәннәр.

Сугыштан кайтып, Садыйр 19 яшьлек авылдашы Уразбикәгә гашыйк була һәм алар икесе гаилә корып җибәрәләр. Бер-береңне чын күңелдән ярату, мәхәббәт, хөрмәт белән бергә яшәп 61 ел гомер үтеп тә китә. Уразбикә Рәхимҗан кызы үзенең ирен бик яратып, соңгы көннәренә хәтле аның турында кайгыртып тора. Чөнки Садыйр абый шулай ук хатынын һәм балаларын хөрмәт итеп, дөрес тәрбияләп үстергән. Бер вакытта да балаларга начар сүз әйтмәгән, аларга кул күтәрмәгән. Хәтта, балалары үсеп җиткәч тә, әтиләре каршысында кулга тәмәке тотарга, исерткеч алырга килештермәгәннәр.

Бигрәк тә, авыл мәчетен яңадан торгызу, аны ремонтлау эшләре башлангач (2000 еллар), Садыйр абый белән Уразбикә апа беренче көннәрдән башлап ошбу изге эштә катнаша башлыйлар. Алар, икесе дә соңгы көннәренә хәтле 5 тапкыр намазларын калдырмадылар. 22-13Мәчеттә ремонт эшләре барганда, Садыйр абыйларның өйләре эшчеләр өчен үзенә бер төрле ашханә кебек хезмәт итте. Кем генә була күрмәсен: ерактан килгән имамнар, мөфтиләр, башка дин әһелләре һәрвакыт Садыйр абыйларның өйләрендә тукталып, чәй эчеп, ял итә ала иделәр.

Хәтта үзем дә хәтерлим. Без Нәфигулла хәзрәт Аширов белән Тубыл шәһәреннән авылга килеп кергәч, безне Уразбикә апа: “Улларым, керегез, хәзер тиз генә чәй дә кайнап чыга”, - дип дәшкән иде.

Садыйр абый белән Уразбикә апа 7 бала үстерделәр, аларга тиешле белем бирә белделәр.

Аларның берсе бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яши һәм эшли: Хәбибә Шагбанова – профессор, филология фәннәре докторы, зур галимә.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН.
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836