#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әти бәгърем

последние и лучшие новости искусства в мире

21-13Менә инде миңа да 76 яшь тулды, гомер буена тәмле, кадерле “әтием” сүзен әйтә алмадым. Әтием 1941 елның июнь аенда илебезне, үз туган җиребезне саклап калырга җибәрелә. Әнием өйдә 30 яшендә 4 бала белән утырып кала. Без күргән авырлыкларны Ходай Тәгалә бер кайчан да бер кемгә дә күрсәтмәсен. 6-7 яшь чагында яз көне бакчаларда черек бәрәңге казып эзләп йөргән чаклар искә төшә. Болыннарда кыр суганын, безнекечә әйткәндә “юа”ны, иртәдән кичкә кадәр җыеп шатланып кайта идек. Чөнки ул үлән безнең өчен ул вакытта иң тәмле, бик туклыклы азык булып санала иде.

1947 елда безнең Ялутор районындагы Кулик авылын су басты, йөзләгән йорт су астында калды, барысы 4-5 өй генә югарырак иде. Барлык терлекне 5-6 чакрымдагы югарырак урынга, урманлыкка куып алып киттеләр.

Мин дә бу вакытлар, ачлыктан булыр инде, яр буенда Ходайдан ашарга сорап утырганмын. Шул вакыт Әминә апа Магжанова миннән: “Рәшит, нишләп монда утырасың?” - дип сорагач, аңарга шулай җавап биргәнмен. Ул мескен шуннан соң өенә кайтып, бер чиләк бәрәңге китергән, әнигә, Рәшитне күреп жәлләп еладым, дигән. Шулай итеп без дә ул көннәрне туйганчы бәрәңге ашаганбыздыр, безнең гаилә ул вакыт биш кешедән торган: әни, ике апам, бер абыем, ә мин иң кечкенәләре булган. Алар хәзер барысы да мәрхүмнәр.

Сугышның нәтиҗәсе бер кемгә дә кагылмый калмады. Тагын бик кызганыч, әрнеткеч вакыйга турында язып китәсем килә. 1946 ел иде, көз көннәре, кар яуган. Куликка, авылга Тагилдан кунак килде - әнинең икедән туганы Гомәр Ибраһимов. Сугышка кадәр дус кызы Бибинур җиңгиебез булган, ул Гомәр абыема кияүгә чыга. Абыем ике кулсыз булуына карамастан, 40 ел бергә гомер иттеләр, ике бала үстерделәр.

Үземнең кайвакыт хөкүмәтнең ялгыш карарларына исем китә. Әтиебез ил саклап чит җирләрдә сугышып җанын югалта, ә балаларына бернәрсә юк, киресенчә, исән кайткан әтиле гаиләләргә бөтен өстенлекләр сакланган.

Әтиемне гомер буена сагынам. Юк бит, булмады, кочаклап үбәр идем, аның куенына сыеныр идем. Гомер буе шулай хыялландым.

Гаиләмдә ике бала үстердек. Минем әтинең кайда сугышканын, кайда һәлак булганын беләсем килде. Озак эзләдем, яздым, бардым, тик нәтиҗәсе уңышсыз булды. Ниһаять, 2005 елда безгә “Хәтер” дигән отрядтан хат килеп төште. Баксаң, архив документларында барысы да язылган булган, тик сер итеп кенә сакланган.

Әтием Сафи Аймали улы Сәләмов 1906 елны туган. 908 нче полкның 246 нчы дивизиясендә укчы булып сугышканлыгы язылган.

Себердән җыелган дивизия 1941 нче елны Ржев шәһәре янына җибәрелгән, аннан соң Белоруссия ягыннан немецлар һөҗүм ясагач, аларны товар поезды белән Көнбатышка – Двина шәһәре янына озаталар. 2007 елда без әткәм эзләре буйлап киттек.

Андреевск авылы болынлыгы янында урнашкан 908 нче дивизияне немецлар уратып алганнар, ләкин безнең солдатлар бирелмәгәннәр. 20-23 августларда көне-төне сугышканнар. Безнең әтиебезне шунда күмелгәндер дип сөйләделәр. 23 нче августта бу калкулыкны немецлар басып ала, икенче көнне безнекеләр. Бөтен алан кеше сөякләре белән капланган. Моннан алып киткән туфракны шул аланлыкка сиптем. Ә табылган сөяк-әйберләрне туганнар каберлегенә «Исемсез солдатлар» дип күмәләр. Шул болыннан туфрак алып кайттык, әниемнең Шыкча авылындагы каберенә сиптем. Әнием белән әтиемне җир туфрагы белән тоташтырдым һәм йөрәгем бераз гына булса да тынычланды, әнием белән әтием каршында кечкенә генә булса да бурычым үтәдем дип уйладым.

Шул болында эзләнеп йөргәндә йөрәгем сыкрана, әрни. Әйтерсең, кичә генә монда сугыш булып үткән сыман. Бу җирләрдә кеше аяк эзләре күренми. Тик кыш көннәре килеп китүче аучылар гына булалар икән. Сугыштан соң ул болыннарга иген чәчеп караган булганнар, ләкин бер бөртек уңыш ала алмаганнар.

Палаткаларда ике тәүлек балалар белән яшәдек. Дөресен әйтим, төннәрен ятканда, елап яткан кеше тавышлары, ыңгырашулар ишетелгән кебек булды. Иртән сөйләгәч, кайбер эзләнү отряды балалары да шулай диделәр.

Шушы сугышның әрнүе, авырлыгы, кайгысы төшкән апаларга, абыйларга һәм башка кардәшләргә исәнлек, саулык, бәхет телим, ә яшьләр инде без күргән сугыш михнәтләрен беркайчан да күрмәсеннәр.

Рәшит СӘЛӘМОВ, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836