#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уллары сугыштан кайтмадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

«Әтием – Таеп Хәмидулла улы Вагитов 1918 елны туган. 1943 елның 8 июлендә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Әнием – Халисә Вәли кызы Вагитова (Нуруллина) 1918 елның сентябрендә Ялутор районы, Аслана авылында туган, 2009 елны мәңгелеккә яныбыздан китте. Әни бер сыйныфта мәктәптә укымаган, ләкин латин графикасында исемен яза белә иде. Миңа 6 ай булганда әти сугышка китә. Әни, мин, әнинең сеңлесе, әтисе (бабаем Вәли Нуруллин 1946 елны 63 яшендә авырып үлә) бергә яшибез. Әни авыру әтисен дә карый, колхозда ат урынына көне-төне эшли. Җәен колхозда 5-6 кибән куя, берсе үзебезгә кала. Бер сыерыбыз булган, әмма туйганчы сөт эчмәгәнбез, аны әни сөт заводына тапшырган, шулай фронтка булышкан. Ул кырда чүп тә утаган, колхоз терлекләре өчен кычытканнан себерке дә бәйләгән, балык та тоткан һәм башкасы. Бөтен халык шикелле сугыш елларында ачлыкны да, ялангачлыкны да кичердек, үлән, кыр суганы ашадык. Сугыш тәмамлангач, “ирләр эшеннән ял итәрсең”, - дип туганнары кияүгә чыгарга димлиләр. 1948 елның январенда Ильясов фамилияле егет белән кавышалар. Яңа гаиләдә 1949 елны - Ачилә, 1951 елны Октябрин исемле сабыйлар туа. Үги әти 1952 елда вафат була. Әни тагын өч бала белән ялгызы кала. Барлыгы кияүдә 6 ел гына яшәгән. Авырлыкларга бирешмәгән, безне ташламаган, аякка бастырган. Ул беркайчан да язмышына зарланмады.

1873 елны туган бабаем Хәмидулла Вахитов 40 яшендә 5 бала белән тол ир булып кала. Моннан соң өйләнми, балаларны үзе тәрбияли. Иң олы – Сәгыйдулла, аннан – Хикмәтулла, Таеп, кызлар – Хәлбикамал, Җәүһәрия үсәләр. Сәгыйдулладан - 4 бала, Таептан 1 – мин калганбыз. Бабаемның өч улы да сугыштан кайтмыйлар, ул аларны соңгы сулышына кадәр көтә. 1971 елны 98 яшендә бакыйга күчте. Аны оныгы Миңсылу апа тәрбияләде, бабай үлгәненче ураза тотып, намазын ташламады, аракы эчмәде, тәмәке тартмады.

Саҗидә ВАГИТОВА.
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836