Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерүенчә, түбән керемле гаиләләр төбәктәге яшәү минимумыннан 50, 75 яки 100% күләмендә пособие алырга хокуклы.
Бу якынча 6 меңнән алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк дигән сүз.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында журналистларга аңлатуларынча, түләүнең база күләме бала өчен төбәк яшәү минимумының 50% ын тәшкил итәчәк - ил буенча уртача алганда, бу балага 6150 сум чамасы. “Әгәр бу күләмдә пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан азрак кала икән, пособие төбәк яшәү минимумыннан 75% күләмендә билгеләнәчәк. Әгәр бу күләмдә пособие билгеләгәндә, гаилә кереме төбәк яшәү минимумыннан кимрәк булса, пособие төбәк яшәү минимумының 100% күләмендә билгеләнәчәк”, - дип өстәгәннәр министрлыкта.
Түләүләрне 5 миллионнан артык баланың ата-аналары алачак. Алар пособиеләрне май аенда ала башлаячак, әмма түләүләр апрель ае өчен дә исәпләнәчәк, дип хәбәр иткән Котяков.
«Яңа пособие 8-16 яшьлек 5 миллионнан артык бала үсә торган гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ярдәм чарасы 1 апрельдән эшли башлаячак, ә гаризалар 1 майдан кабул ителә, ягъни гаиләләргә пособиеләр 1 майдан түләнә башлаячак. Шулай итеп, әгәр май аенда түләнә икән, пособиеләр апрель һәм май өчен килә», - дип сөйләгән ул.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин түбән керемле барлык гаиләләр 8-16 яшьлек балалар өчен түләүләр алачак, дип игълан иткән иде. Президент билгеләп үткәнчә, бу чара 1 апрельдән эшли башлаячак, ә гаиләләр беренче түләүләрне май аенда алачаклар.
Ләйлә МАДЬЯРОВА