#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтын туегыз котлы булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

51-14Халкыбызның матур сыйфатларының иң мөһимнәре – тыйнаклык, сабырлык, мәрхәмәтлелек, татар җанлылык. Зур Акъяр мәдәният йортында 3 ел эшләү дәверендә миңа шундый гаилә белән бик якыннан танышып, бергә эшләргә туры килде.

Бу - Әлфирә апа һәм Фәрхәт абый Хәмидуллиннар гаиләсе.

Аларның токым тамырлары Зур Акъярга тоташкан.Гаилә башлыгы Фәрхәт абый Мотыйгулла белән Наҗия Хәмидуллиннарның беренче балалары. Әтисе Мотыйгулла Сафиулла улы сугыш кырыннан 1943нче елда яраланып кайта.

Аларның тагын дүрт балалары туа. Әмма әтиләре белән бергә тулы гаилә булып яшәүләре озакка сузылмый. Мотыйгулла абый 1958 елда фаҗигале рәвештә вафат була. Әниләре Наҗия апа дүрт баланы ялгызы үстерә. Фәрхәт Мотыйгулла улы Акъяр сигезъеллык мәктәбен тәмамлап, Червишевода урта белем ала. Шуннан соң Ишим авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Инженер–механик һөнәренә укыган егет 1967 елдан “Червишево” совхозында эшли башлый. 1968 елда авылның иң чибәр кызы Әлфирә Фәйзулла кызы Баязитовага өйләнә.

Әлфирә апа да Акъяр авылы кызы. Ул 1965 елда Червишево урта мәктәбен тәмамлап, сәүдә техникумына укырга керә. 1967–1975 елларда Червишево авылында тауар алып кайтучы булып эшли. 1973 елда Фәрхәт абый Сургутка китеп, урман хуҗалыгында тәэмин итү бүлеге начальнигы була. 1975 елда гаиләсен Сургут шәһәренә алып китә. 1996 елда Газпромда машина хуҗалыгы мөдире булып эшли. Әлфирә апа Сургутта да үз һөнәре буенча хезмәт итә. Берсеннән–берсе матур бер егет һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга югары белем алырга ярдәм итәләр. Уллары Рифат төзүчеләр уку йортын тәмамлап, инженер-төзүче булып эшли. Үзе дә ике егет үстерә. Мәдинә Мәскәү икътисад һәм хокук институтында белем алып, үз бизнесы белән шөгыльләнә. Бер егет үстерә.

Фатыйма Төмән дәүләт университетының икътисад факультетында укып, Газпромда бүлек башлыгы булып эшли. Тормыш иптәше белән бер кыз һәм бер егет үстерәләр. Туган туфрак тарта ул. Пенсиягә кадәр Фәрхәт абый Акъяр авылында матур итеп өй салды. 2004 елда алар туган авылларына кайтып төпләнделәр. Хәмидуллиннарның тырыш гаиләсе пенсиядә дә тик ятмый. Фәрхәт абый авылда аксакаллар советы рәисе, өлкә һәм Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы.

Мәдәният йортында төрле милли һәм дини бәйрәмнәр оештырыла. Әлфирә апа тәмле ризыклар пешереп кенә тора. Аларның тырышлыгы капкаларын ачып керү белән күренә: ишегалларында чәчәкләр, җиләк–җимеш, яшелчәләр үсеп утыра. Алардан уңган хуҗабикә төрле кайнатма-кабымлыклар ясый. Йортлары чиста, өстәлләре мул, шуңа алардан кунаклар да өзелми. Хуҗалар икесе дә тыйнак, сабыр, мәрхәмәтлеләр, кешегә булышудан да баш тартмыйлар. Һәм алар авылның үрнәк гаиләсе булып торалар. Ходай аларга саулык-сәламәтлек, имин тормыш, бәхетле озын гомер бирсен.

Фирдания ИХСАНОВА, Төмән районы, Червишево авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836