#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әннәү белән әттәүгә зур рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

42-7Төмән районының матур яшел урманнары эчендә яраткан туган авылым – Муллаш урнашкан. Авыл буйлап искиткеч матур Дуан белән Пышны елгалары агалар.

Борын-борыннан безнең авыл кешеләре тырыш, күркәм, кешелекле, рәхимле-шәфкатьле булганнар. Шул авылда күпсанлы тырыш гаиләләрнең берсе – мин туып-үскән Юсуповлар гаиләсе.

Безнең әттәү – Нуриәхмәт Вавака улы, әннәүебез – Хәлимә Сабур кызы. Бүгенге көндә мин аларга бик рәхмәтлемен, чөнки алар тырыш, тату гаилә төзегәннәр. Беренче көтеп алган яраткан кызлары – Нурзидә апау, аннары кешелекле, игътибарлы Диниәхмәт цәцәкәү туганнар. Шәяхмәт цәцәү – матур, белемле, хөр күңелле. Барыбызга да үрнәк булып торучы тырыш Фәйзиәхмәт цәцәү дүртенче булып туа. Бишенче бала булып әттәүнең үзенә ошап мин - Мөнирә туган. Миннән соң – көчле, мәрхәмәтле Илшатыбыз, сигезенче булып эшчән, сабыр Рушаныбыз дөньяга килә. Ә менә бөтен эшне белә торган Назия – тугызынчы, унынчы бала булып матур кыз Гөлнара туа һәм дә төпчегебез Илдус дөньяга килә.

Әттәү белән әннәү кечерәк вакытта безгә хәләл ризыклар табып, балык тотып, җиләк-җимеш үстереп, мал-туар саклап безне сау-таза итеп үстергәннәр. Без аларга Аллаһы Тәгалә алдында бик риза. Әннәү бәгърем көн дә авыл мичендә икмәк сала иде. Шуның өстенә су ташу, кул белән кер юу, хайван карау, иртә-кичен утын белән мич ягу – аның көндәлек бетмәс эшләре иде. Печән чабу, яшелчәләр үстерү, бәрәңге казу, балык тоту, утын әзерләү - әттәүнең эшләре булды. Минем исемдә калганы: урманнан күп итеп мүк җиләге, гөмбәләр алып кайтуыбыз. Бу эшләр өстенә тагы, җитмәсә, совхозга да печән чабарга чакыралар иде.

Әттәүебез лаеклы ялга чыкканчы радиоэлемтәдә эшен яратып, җиренә җиткереп эшләде. Язын-көзен, җәен-кышын үзенең авыр сумкасын алып Пышны елгасы буйлап Богандинкага кадәр радио, телефон чыбыкларын карап, тикшереп, төзәтеп йөри иде. Әннәү белән икесе бергә бөтен авылның мунчаларына мич салып чыктылар. Аларга кайбер өйләрдә ит, он, йомырка, акча биргәннәр. Әннәү сабыр, тырыш булган. Ул конторада җыештырган, утын әзерләп көн дә мичләрен ягып җылыткан, су ташыган.

Безнең авылдашларыбыз барысы да кешелекле, ярдәмчел, нык, көчле характерлы. Кыш көне берәр кеше боз алырга барса, аңа туганнары, күршеләре   булышып, бергәләп барганнар. Яшь гаиләләр өй сала башласа, өмә ясап бөтен авыл булышырга чыккан. Балыкка авыл ирләре зур аулар белән баралар. Аларның кайтуын көтеп алгач, хатыннары капчык-капчык балык бүләләр иде.

Авыл халкыбыз хәзер дә бик тату, туганлыкны белеп бер-берсенә булышып яшиләр.

Бүгенге көндә авылыбызда һәрбер өйдә газ, телефон, су, электр уты бар. Көн дә 2 рейс автобус йөреп тора. Балалар бакчасы, унберъеллык мәктәп, медпункт бар. Почта бүлеге, спортзал, администрация, клуб  авыл халкы ихтыяҗына хезмәт итәләр.

Авыл клубында инде 20 ел буена “Хуҗабикәләр” коллективы һәм әле яңа гына “Пышны” ансамбле сөендерә. Авылыбызның данын арттырган Җәгъфәр абый Касыймовка аеруча зур рәхмәт.

Көн дә мәчеттән азан тавышы яңгырый. Муллабыз Хәмзә абый авылдагы яшьләрне дә мәчеткә өндәп йөртә башлады. Аллага шөкер, алар да иманлы булып үсәләр.

Мин, Мөнирә, иптәшем Тәлгать Сагитуллин белән 20 ел Мегион шәһәрендә яшәп, туып-үскән Муллаш авылымны сагынып кайттым.

Үземнең әттәү-әннәүнең гади, акыллы, сабыр, тырыш булулары белән горурланам. Һәм бүген барлык Муллаш авылы халкына зур рәхмәтемне белдереп, исәнлек-саулык теләп калам.

Мөнирә САГИТУЛЛИНА.
Төмән районы, Муллаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836