Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Тормыш матур аны сөйгәннәргә,
Матурлыгын күрә белгәннәргә...
Аллаһым, рәхмәт сиңа
Бу тормышны безгә биргәнеңә».
Тубыл шәһәрендә яшәүче кияү-улым Мидхәт Хәсәновның 13 сентябрьдә 60 яшен тутырган гомер бәйрәме үтте. Кызым Алсу белән бергә яшәүләренә дә быел 35 ел булды. Алар өч егетне тәрбияләп, аларга югары белем алырга булыштылар, эшләп-тормышның ямен табып яшәргә киңәшләрен, мөмкинлекләр бирәләр.
Иң әһәмиятлесе: олы уллары Марат сентябрь аенда әти-әниләренә килен дә бүләк итте. Никахлары да бик матур әзерләнгән иде.
Мидхәт белән Алсуны улларының гаилә кору бәйрәмнәре (никах һәм туй), тормыш тоткасын юбилейлы туган көне белән котлап, корычтай сәламәтлек, тормышта бары тик уңышлар, ак бәхетләр теләп калам. Якты хыяллары тормышка ашсын!
Маслау авылындагы минем яшәешемдә дә аларның көче, ярдәме, катнашы зур. Аллаһы Тәгаләдән бары тик ярдәменнән ташламавын, илгә тынычлык бирүен укыган намаз-догаларымда сорап калам. Барлык якыннары да минем котлау-теләкләргә кушылалар.
Әниләре Рәшидә БАКИЕВА