#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Безнең 50 еллык юбилей

последние и лучшие новости искусства в мире

Без, укучылар, 1960-1961 уку елында Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенә 8 класска аяк бастык. Ике параллель класс булдык. Тубыл, Вагай, Яркәү, Уват районнарыннан шәкертләр бар иде.

Безне, малайларны, М.Горький урамындагы интернатка, ә кызларны Мир урамындагы ике катлы бинаның югары катына урнаштырдылар. Безнең класс “Производство укуы белән” дип атала иде.

Производство укуы завучы булып Зиннур Рәхмәтулла улы Бекшенев билгеләнде. Интернатта тәрбиячебез Нигъмәтулла Имаш улы Урамаев иде.

Безне математикадан мәктәп директоры Камал Мәҗит улы Моратов укытты. Нигъмәтулла абый бик сабыр, тавышын күтәрмичә салмак сөйләшә торган тәрбияче иде. Ул безнең класс җитәкчебез урынына булды. Барлык югары класс укучылары хор түгәрәгенә йөри идек. Җитәкче - Искәндәр абый Ногманов иде. Вакытыбыз тыгыз. Кызлар - укытучы кәсебен, ә без электр-монтер һөнәрен үзләштерә башладык.

Мин тау башында урнашкан пионерлар сараена киномеханик һөнәренә өйрәнергә йөри идем, ГорОНО спорт мәктәбенең “Җиңел атлетика секциясе”нә йөрдем, өстәвенә, “Зенит” исемле ирләр хоккей командасында уйный идем. Ял көннәрендә шәһәрнең тау өлешендәге стадионга тимераякта шуарга йөгерә идек.

Язын, көзен Ворогушино, Юршак авылларында авыл хуҗалыгы эшләрендә булыша идек. Иртеш буена баржадан түгелгән агачлардан утын әзерләргә йөрдек. Шулай дүртенче уку елына кердек. Төрле сәбәпләр белән ике класстан бер класска калдык.

1964 елны, ялгыз кошлар шикелле, төрлебез төрле якка таралыштык. Кызлар күбесе укытучылар булып эшләп киттеләр, кайберләребез югары уку йортларына керде.

Классташлар! Әйдәгез, Тубыл шәһәрендә очрашып кичә үткәрик. Кызыклы яшь гомерләребезне искә алып утырыйк әле.

Мөрәҗәгать итәр өчен минем адрес: г. Тюмень, ул. Вахитова-24”а”. Тел. 8-912-995-05-34; 62-50-43.

Хисаметдин МӘҺДИЕВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836