Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Себернең иксез-чиксез киңлегенә, исәпсез-сансыз байлыгына, матурлыгына, йомшак күңелле, юмарт, тыйнак, яратучан себер халкына искитәрлек, сокланып туймаслык...
Менә шуларның берсе, 2008 елдан бирле “Сердәш” фольклор ансамбленең оста җырчысына, биючесенә - Яркәү районы, Рәгес авылында туып-үскән Мәрьям Әкбәр кызы Хәнәфиевага 60 яшь тулды.
Аның иң зур байлыгы – һәрвакыт ягымлы карашы, күркәм нурлы йөзе. Дус-ишләрен, туган-тумачаларын, олысын-кечесен, кем генә булмасын – ачык күңел белән хуш күреп каршы ала.
Ул бик тырыш, эшчән – 43 ел эшләп лаеклы ялга чыкты. Шул эш юлларында Төмән өлкәсендә өч губернатор алышынды, өчесеннән дә Мактау грамотасы бирелде һәм Хезмәт ветераны исемен алды.
Ул талантлы: гармунда да уйный, шигырьләр дә яза, оста хуҗабикә дә. Менә шундый уңган артистларыбызның берсе ул.
Шул ук көнне - 1 январьда үзенең 65 яшьлек юбилейлы туган көнен Яркәү районы, Тархан авылында туган оста гармунчыбыз, киң күңелле, дөрес сүзле, акыллы, сабыр, рәхим-шәфкатьле Әхәт Алим улы Насыйбуллин каршылады.
Аның безнең ансамблебезгә кушылып йөреп китүенә 7 ел була. Әхәт абыйның тыйнаклыгына, оста баянда уйнавына сокланып туймассың.
Ул ярдәмчел, үзе белеп кешегә булышып китә, һәркемне дә тиң күрә.
Менә шундый уңганнар чыккан безнең Яркәү районыннан.
Илебезнең яме – безнең үзебездә: күңел байлыгыбызда, бердәмлегебездә, җырыбызда, телебездә. Зинһар, саклыйк шул байлыгыбызны.
Әлфия ТИМКАНОВА, Төмән районы, Каскара авылы.