#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Балалар, әйдә мәктәпкә!

последние и лучшие новости искусства в мире

52-850 ел элек булган хәлләр, вакыйгалар - минем якты хатирәләрем. Хаҗилә апа Речапова – безнең яраткан укытучыбыз. Ул чакта без икенче класс укучылары идек, безгә бары 9 яшь кенә, ә апабызга – 50 яшь.

Без, авыл малайлары һәм кызлары, укырга яратабыз. «Матраш бай» дигән авылдашыбыздан калган ике катлы агач өйгә без көн дә киләбез. Мәктәбебез җылы, мичләр ягылган. Укытучыбыз: «Исәнмесез, хуш килдегез!» - дип, елмаеп каршы ала.

Без укытучыбыз, классташларыбызга ихтирамлы. Кечкенә авылыбызда бер-беребезгә бик якын туганнар без. Белем ачкычларын алганда безгә яхшы тәрбия дә бирергә тырыштылар.

Без төрле булсак та, апабыз барыбызны да бертигез күрде. Барыбыз да рус һәм татар теле дәресләрен яратабыз. Аларда өстәмә материаллар бирәләр. 25 ел эчендә Хәҗилә апа аларны җыйган да җыйган. Рус теле дигәндә, иң остабыз Рәчия. Ул матур яза, дәресләрен һәрчак әзерләп килә, матур сөйли белә. Мәктәптә әле дә рус теле укытучысы булып эшли.

Зөһрә белән Илгизәр - математиканы яхшы беләләр. Дәресләрен өйдә әзерли алмаганнарга, алар күчерергә бирәләр, аңлаталар. Ислам – иң яхшы укучы, белмәгәне юк. Рауфат белән Наҗия дә бик тырышлар. Илнур белән Азат - сүз осталары. Табигать дәресләрендә, ә соңыннан тарих дәресләрендә китапка карамыйча такта янында ярты сәгать сөйли алалар.

Тәнәфесләрдә, һәркөн шатлыкларны бүлешкән классташлар белән, күптән күрешмәгән төсле уйный башлыйбыз, чыршы бәйрәменә әзерләнәбез, җыр дәфтәренә чәчәкләр төшерәбез.

Еллар үтте. Төрлебез төрле якларга таралыштык. Заманаларның авыр булуына карамастан, ярты классыбыз урта һәм югары белемле булдылар.

Укытучыбыз Хаҗилә Хәйретдин кызы безнең өчен үрнәк иде. Мин дә аның кебек 32 ел дәвамында туган авылымда укытучы булып эшләдем. 5-11 сыйныфларда класс җитәкчеләре булдым, 2005 елда укучыларым Талымхан урта мәктәбен тәмамлап, барысы да югары уку йортларына укырга керделәр.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836