#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балаларда иҗатка мәхәббәт уята

последние и лучшие новости искусства в мире

1-4Ямбай ял һәм мәдәният үзәгендә Раифә Кәлимулла кызы Хучахмәдова 8 елдан бирле рәсем түгәрәген алып бара, тагын да тозлы камырдан төрле әйберләр ясарга да өйрәтә. 4 төркемдә 45 бала шөгыльләнә. “Өлкә “Таң йолдызы”, “Салават күпере” һәм башка фестивальләрдә катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз”, - ди ул. Бу шөгыль белән кызыксынуның сәбәбен сорагач: “Мин элек Ямбай балалар йортында эшләдем. Анда гел төрле курслар үткәрелә иде. Шунда тозлы камыр белән таныштым. Ә рәсем ясауга мәхәббәт миңа мәктәптә укыганда ук сеңгән. Явызбы мәктәбендә рәсемнән Фәрит абый Алеев керә иде. Ул өйрәткән ысулларны хәзер дә кулланам. Әле кызым да шул ысуллар белән танышып, рәсем укытучысы һөнәрен үзләштергәндә файдаланды, - дип сүз башлады. - Мәктәптән соң, педучилищеда белем алдым. Андагы сынлы сәнгать укытучысы рәссам Иван Некрасов та әйбәт иде. 27 ел балалар йортында эшләдем. Тормыш иптәшем Рафаэль белән ике бала үстердек, хәзер оныкларга ярдәм итәбез.

Балаларның иң тырышлары итеп Мелисса Зәлилова, Лиана Тузмөхәммәтова, Арина Оганесян, Алия Кәримова, Алисә Әминова, Фәрхәт Яминов, Регина Мухомедъярова турында мактап кына әйтеп китәр идем. Ә 5-6 классларда аларның вакытлары да тыгыз, йөрергә теләсәләр дә, мөмкинлек таба алмыйлар”.

Шулай бар күңеле белән үзе яраткан шөгыльгә мәхәббәт уята алган Раифә апа Хучахмәдова кебек педагоглар тәрбияләгән балаларның танылган рәссамнар, дизайнерлар, төзүчеләр һәм башка иҗат белән бәйле һөнәр ияләре булуларына тулы ышаныч бар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836