#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дуслык такыясы” бәйгесендә

последние и лучшие новости искусства в мире

51-9Шәһәрнең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә традициягә әйләнгән “Дуслык такыясы” XIнче балалар иҗаты фестивале үтте. 200гә якын мәктәп яшендәге укучылар, сәнгать, мәдәният үзәкләреннән, А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният колледжыннан яшь сәләтләр чыгышларын тамашачылар һәм жюри әгъзалары игътибарына тәкъдим иттеләр. Матур бизәлгән якты залда милли костюмнар күргәзмәсенә охшаш күренешне күзәтергә мөмкинлек булды. Бу көнне тубыллылар рус, татар, азәрбайҗан, украин, белорус, әрмән, төньяк халыкларының бай, үзенчәлекле милли киемнәрен карап сокландылар.

Сәхнәдә “Хор сәнгате”, “Бию”, “Вокал”, ”Уен кораллары” номинацияләрендә катнашучылар бәйрәм рухын дәвам итеп матур чыгышларын бүләк иттеләр. Фольклор номинациясендә нәни артистлар төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, бәйрәм күренешләрен күрсәттеләр. Җиңүгә ирешкән иң яхшыларына гала–концертта дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. ”Бер алманы бишкә бүлик” җырын башкаручы 9нчы мәктәп укучысы Анна Половодова (җитәкчесе В.Бакиева) 1 урынга лаек булды. Вокал коллективлар арасыннан 1 урынга 10нчы гимназиянең “Шатлык” ансамбле (А.Трегуб).  “Вокал һәм хор сәнгате” номинацисе буенча кече яшьтәгеләр арасында 9нчы мәктәп укучысы Вероника Михалева, А.Алябьев исемендәге балалар сәнгате мәктәбеннән Элеонора Оганесян 1 урынга чыктылар. Призлы урыннар яулаган “Сүзге” (15 мәктәп), шәһәрнең балалар иҗаты йортыннан “Обережка” фольклор коллективы, 7 мәктәптән “Фантазия” хор, “Тобольская София” ансамбльләре, шулай ук “Фейерверк”, “Переменка”, “Искорки” бию ансамбльләре дипломнар белән бүләкләнделәр. Декоратив–гамәли сәнгать буенча оештырылган күргәзмәдә катнашучыларның иҗади эшләре дә бүләкләргә һәм дипломнарга лаек булдылар. Чараны оештыручы мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин: ”Быел фестиваль бәйгесе тәртибенә яңа “Фольклор” номинациясе өстәлде. Халык авыз иҗаты, хор, фольклор буенча күп чыгышлар тәкъдим ителде. Күпмилләтле шәһәребездә сәләтле балалар аз түгел. Киләсе елга гала–концертны шәһәрнең “Синтез” сәнгать һәм мәдәният үзәге залында үткәрергә кирәк булыр дигән нәтиҗәгә килдек”, - дип чыгыш ясады. Быелгы “Дуслык такыясы” үзенчәлекле чыгышлар, күргәзмәләр, милли костюмнарның матурлыгы белән истә калды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836