#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Әбиемнең сөйләгәннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

Каскара мәктәбендә укыткан Сафура Атаеваны очратып сөйләшкәндә «Яңарыш» газетасы турында сүз киткәч, миңа ул: «Рәйсә апа, миндә бик кызыклы, файдалы себер халкының тормышын чагылдырган материаллар бар - әбием Майбадәр Янбаева сөйләгән хәлләр. Тугыз яшьлек кызчык чагында Татарстаннан себергә җәяүләп килгәннәр. Шул вакыйгалар турында рәтләп язасым килә, булышыгыз әле миңа», - дип ялварды. Аның сөйләгәннәрен язарга булдым.

«Мин, Майбадәр Янбаева, татар кызы, 1883 елда Татарстанда туганмын. Осталыгым җитсә, башымнан үткәннәрне бәет итеп сөйләр идем. Бала чагымда ата-ана йортында иркәләнеп үскәнмен. Базлардан алып сөтен-каймагын ашаганмын, баллап-майлап чәйләр эчкәнмен. Дус кызым Сафура белән киң урамнарда каз бәбкәләре көткәндә, сары чәчәкләрдән такыялар үрдек. Шул чәчкәләргә кунган ак күбәләкләр кебек иркендә, бәхеттә очтык.

Тик берзаман кайдандыр кара болыт кебек явыз көчләр килде. Алар безнең очар канатларны каерып ташладылар. Безне илебездән, туып-үскән нигезебездән кудылар. Хәләл көч белән күргән тормышыбызны боздылар. Башта мал-туарны, аннары үзебезне кудылар. Терлекне – бер якка, безне – икенче якка, мәңгегә, кайтмаска.

Миңа тугыз яшь, абыем, әтиебез бар, әни юк, ул күптән инде арабыздан китте. Әтием аптырап өйгә керде, түгәрәк икмәкне яулыкка төрде, шикәр кисәкләрен койды да, миңа сузды. Мин тиз генә әниемнән калган шәлне бөркәндем. Әтием яңа гына алган ялтыравык галошта, абыем белән икесе ничек бар, шулай йөгерделәр. Халык бернәрсә дә аңламый калды. Кием-салым, тагын кирәк-яракны алмадык. «Сез, байлар, татар иленнән себер иленә күченәсез», - диделәр безгә. Камчылар шартлады, чыбыклар сызгырды.

Бик күп халыкны өй урамнардан, күрше авыллардан кудылар, беркемне жәлләмәделәр. Дус кызым Сафура калды. Савыла торган кәҗәләре, өч тавык, бер әтәчләреннән башка аларның бернәрсәсе дә юк. Җәяүләп йөгерттеләр. Юлыбыз озын, бик озакка сузылды. Җәйге яңгырлар безне, киемнәрне юды, җәйге кояш нурлары, җылы җилләр аларны киптерде.

Юлда нәрсә очраса, шуны ашадык, елгалардан сулар эчтек. Авыл-шәһәр кешеләре безгә аш-су, кием-салым бирделәр. Үтеп барышлый, без дә аларны догаларыбыздан ташламадык, рәхмәтләр укыдык.

Тәүлекнең якты вакытында күбрәк җир үтәргә тырыштык. Хәлсезлектән, ачлыктан, авырулардан дөнья куйганнарны юл барышында күмә бардылар, дога кылдылар. Безнең урамда яшәгән әби авырлыкларга түзә алмады, ике көннән үлде. Бер яшь апа баласын таба алмады, китте. Шул ук көнне күзләре начар күргән бабайны җирләделәр.

Җәйләр үтте, суыклар җитте, анда-монда кар бөртекләре төшә. Бу дөньядан киткәннәрне инде күммичә генә калдырып киттеләр. Казан-Себер арасын җәяүләп үткәндә, ярты кешебез юк булды.

Ниһаять, тиешле урынга килеп тә җиттек. Канчәбер дигән төбәк янында үз төбәгебезне – яңа Себер Болгарын төзергә дип, җиргә беренче казык кададык».

(Дәвамы киләсе саннарда)
Рәйсә РӘХИМОВА, Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836