#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әниемнең сөйләгәннәрен искә төшереп

последние и лучшие новости искусства в мире

Әниемнең вафат булуына 47 ел тулып узды. Аның балачагы Кытай җирендә үткән. Бабайлар - Болгар татарлары булган. Кытайдан Төмән ягына, Ямбай авылына килеп урнашканнар. Әти бабайда хезмәтче булган. Әнинең егете булса да, 3 хезмәтче арасыннан әтинең уңганлыгын, үткенлеген, эшчәнлеген, нинди эшне башкара алуын күреп, әнине көчләп әтигә кияүгә бирә. Әтинең дә балачагы ятимлектә үтә. 5 баланы ятим калдырып, яшьли әти-әнисе үлеп китеп, гаиләне алып бару аның өстендә була. Әни сугышка кадәр 7 бала тудыра, өчесе бишек яшендә үк үлеп китәләр.

Сугыш башланганда абыйга 9 яшь, сеңлемә 4 яшь, миңа 7 яшь тулмаган була. Сугыш башлану белән әти фронтка китә. 1942 елның июль ахырында каты сугыш бәрелешендә чолганышта калалар. Әтинең бер аягы яралана, сәламәт аягына яраланган командирын бәйләп, йөзенеп чолганыштан алып чыгып батырлык күрсәткәне өчен туган ягы – Төмән госпиталенә дәваланырга озаталар. Әтигә хәл кереп, вагон тәрәзәсеннән карап, Төмәнне күреп исе китә, ул кая алып барганнарын белмәгән булган. Военкомнан берничә кеше килеп, авыл халкын җыеп, әтинең батырлыкларын сөйләп, безгә, балаларына, азык тутырып, посылка китерделәр. Әти Төмән госпиталендә айдан артык дәваланып, ай ярым авылда колхозда таякка таянып бригадир эшен башкара, сәламәтләнгәч, 1942 елның октябрендә яңадан сугышка китә, бу юлы разведчик була. 1943 елның 23 декабрендә язган хаты: “Разведкага китеп барам, теләктә торыгыз”. Ә 24 декабрьдә “кара кәгазен” әнигә белдермичә, совет эшчеләре бер елга якын үзләрендә саклыйлар. Әнинең йөрәге авыру булгангадыр, бәлки, үлүенә ышанмаганнардыр. Сугыш бетеп 2-3 ай үткәч, Сатылганда яшәүче Солтан абый Садыйковның әтисе әтинең документларын, әнинең язган хатларын, кырына торган пәкесен китереп, әти, аның үлеме турында сөйләп китә.

Әти, 1943 елны туган кызы – Зөлфирәсен дә хат аркылы гына белеп, Украина җирендә – Житомир каласында 37 яшендә яу кырында мәңгелеккә ятып кала.

Әнинең: “3 бала арасында әтиең сине күбрәк ярата иде, күп вакытны эшкә үзе белән бергә дә йөртте. Ул төрле эштә: “Кибеттә дә, сәвиттә дә эшләде, колхоз рәисе булганда сугышка китте. Әни йөрәк авырулы булса да, сугыш елы авырлыкларын җиңеп, колхозда эшләде, безне дә тәрбияләде, укытты. Ходай гомерен генә бирмәде, 64 яшендә вафат булды. Изге җаннардан булсыннар, урыннары җәннәттә, авыр туфраклары җиңел булып, тыныч ятсыннар.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836