#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Германия илчеләре индрәйдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар авылын күрергә, музейны карарга Германия кунакларын тәрҗемәче Елена Камалова алып килде.

Берсенә 40 яшьләр чамасы, икенчесенә 76 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, шат күңелле, сүзчән, инглиз телендә дә сөйләшә икән. Яше, аның племяннигы сорауларына җавап биргәндә Лена бушамый. Өлкәне белән инглиз телендә Марина Бухарина сөйләшеп, аңлаштылар.

Авыл музеенда гына түгел, китапханәсенә дә керделәр, татар китапларын тотып, кызыксынып карадылар. Музей белән китапханәне генә түгел, авылны да мактадылар.

- Йортлар зур икән, халык эшчән дә икән, - дип үз фикерләрен әйттеләр.

Сөйләшеп бетергәч, кунакларга чәй дә эчердек.

16 февральдә без концертка керергә тиеш идек. Концерт турында ишеткәч, алар да керәсе килүләрен әйткәч, концертка алып кердек.

Шунысы бик күңелле булды: тамашачыларның күп, концертның әйбәт булуы белән бергә кунаклар да: “Бер сүзен аңламасак та, татар телендә концерт карау безгә бик ошады», - дип нәтиҗә ясадылар.

- Татар теле төрек теленә якын икән, - дип үзенең төрекчә дә белүен әйтте яшьрәге.

Аларга Себер бик ошаган, Тубылда, Абалакта да булганнар. Тубыл шәһәренең ике катлы булуына гаҗәпләнгәннәр.

Татар авылын күреп, татар халкы белән якыннан аралашуга канәгать булдылар.

- Татар милләте белән болай бик якын аралашырга туры килмәгән иде. Эшчән, кунакчыл, тырыш, кешелекле икәннәр, - дип безнең милләткә шундый фикердә булып кайтуларына без дә бик шат булдык.

- Себергә тагын киләбез әле, - дип саубуллаштылар.

Галия САГИТУЛЛИНА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836