#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомеребезне озайтучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Һич уйламаганда-көтмәгәндә Тубыл районы, Хуҗайлан мәктәбенең 1968 елгы бер төркем чыгарылыш укучылары авылга килеп киттеләр. Кайчандыр аларга аң-белем, тәрбия биргән укытучыларын искә төшереп, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, үзләренең олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Гомер тузаны алар чәчләренә дә кунган икән. Ләкин һәрберсенең күзләрендә бала вакыттагы кечкенә кояшкайлар. Үткән көннәр кире кайтмый, гомер-елга кире акмый, тик хәтер-сандык нидер саклый, - диләр. Таныдык без һәркайсын.

Өчәве үзебезнең авыл кызлары: Айничамал Сәетгәрәй кызы Садыйкова, Равия Муса кызы Моратова һәм Хәлимә Садыйк кызы Сагачеева. Өчәве дә ишле гаиләдә, 8, 9, 10 бала арасында тәрбияләнгәннәр. Әти-әни кулы астына ярдәмгә иртән керделәр. Укудан чыгып, әти-әниләре эшләгән фермаларга ярдәм итәргә йөгерделәр. Ул вакыттагы укучылар нәрсә генә эшләмәделәр? Колхозыбыз 200 гектарлап бәрәңге утыртты. Бәрәңгене кул белән казу мәктәп укучыларының эше иде. Өстәвенә, өй бәрәңгесен дә вакытлы җыярга кирәк. Барысына да өлгерде кызлар. Өчесе дә тырыш, булдыклы, хезмәт сөючән, тормышта үз юлларын дөрес таптылар.

Айничамал Сәетгәрәй кызы урта мәктәпне тәмамлагач, читтән торып Казан дәүләт университетында укып, биология-география укытучысы дипломын алды. Гомерен яраткан эшенә багышлады. Лаемтамак, Ермакова, Овсянникова мәктәпләрендә укытучы, директор вазифаларын үтәп, лаеклы ялга чыкты. Фидакарь хезмәте өчен күптөрле грамоталар, «Халык мәгарифе отличнигы», “Педагогик хезмәт ветераны” исемнәренә лаек булган укучыбыз.

Тормыш иптәше Фаил кияү районда алдынгы физкультура укытучыларының берсе. Гаиләдә 3 кыз үсте. Олы кызлары Эльза биология фәннәре кандидаты, Тубыл педагогия академиясендә эшли.

Икенче укучыбыз – Равия Муса кызы Тубыл зооветтехникумында хайваннар табибы һөнәренә укып чыкты. Тубыл шәһәр ветстанциясенә эшкә урнашып, эшен яратып эшләде. Стажы 37 ел, хәзерге көндә Равия лаеклы ялда.

Моратовлар гаиләсендә 2 бала тәрбияләнә: егет һәм кыз. Авыл кызы Равия шәһәрдә заманча йорт салдырып, хәзергәчә мал-туар, кош-корт асрый.  Кызы – югары белемле педагог гаиләсе белән Түбән Варта шәһәрендә яши, мәктәптә эшли. Әнисе кебек коттедж төзеткән, сыер, кош-кортлары бар. Тикмәгә әйтелми: “Әнисенә карап - кызын коч, әтисенә карап – улын коч”, - дип. Улы да тиешле урта белем алып, гаиләсе белән әти-әнисе янында яши. Равия бүгенге көндә 8 оныкның яраткан әбисе икән.

Өченче укучыбыз – Хәлимә Садыйк кызы Төмән сәүдә техникумында укып, экономист белгечлеген алып чыга. Башта берничә ел Абалак сельпосында ревизор булып эшли, соңыннан Бизино сельпосына экономист итеп күчерелә. Биредә аңа сельпо рәисе вазифасын да үтәргә туры килә, барысын да булдыра.

1990нчы елда илдә башланган үзгәрешләр Хәлимәнең язмышын кискен яңарта. Яңа чор, яңа эш шартлары, яңа таләпләр  шәхси эшкуар һөнәрен үзләштерергә ярдәм итә. Әйтергә кирәк, Хәлимә бу эшне яратып, уңышлы үти. Тырыш хезмәте өчен Мактау кәгазьләре, төрле кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Аңа мактаулы исем – “Куллану кооперацияләре отличнигы” исеме бирелә. Хәлимәнең хезмәт стажы 42 ел, гаилә корып яшәвенә дә 42 ел тула икән, 2 кыз үсә.

Ачыны татымаган – татлының тәмен белмәс, диләр. Шушы кызларыбыз тормышның төрле ягыннан гыйбрәт алып, һәр мизгеленнән ямь-тәм табып, матур яши белделәр.

Дүртенче укучыбыз - Комарау авылы кызы Нурдитә Мөхәммәт кызы Давлетшина. Урта белемне эшләп, кичке мәктәптә ала. Гаиләдә 6 бала тәрбияләнә. 1977 елда гаилә корып, Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә яшиләр. Башта заводта, соңыннан контролер булып эшли. Бер малайга тормыш бүләк итәләр. Наил Тубыл педагогия академиясенең тарих факультетын тәмамлап, Тубыл музеенда экскурсовод булып эшли икән. Хәзер Төмән сәнгать институтында икенче югары белем ала, эшләп укый.

Нурдитә хезмәт юлын Салехард балык эшкәртү заводында тәмамлый. Хезмәт ветераны исеменә лаек булып, лаеклы ялга чыга, стажы 44 ел.

Ике укучыбыз Мөршидә белән Шәрифә күрше Шаңшы авылыннан.

Мөршидә Әюп кызы Альметова (Әюпова) әтисе Әюп абый, әнисе Инәш апага ошап, биек зифа буйлы, нурлы йөзле, кешеләр белән аралашучан, киң күңелле, ярдәмчел  хатын.

8 классны тәмамлап, “Җиңү” колхозында сыер савучы булып эшли. Берничә елдан соң бәхет эзләп Салехардка китә. Анда балык эшкәртү заводында эшли. Кияүгә чыга, бер кыз тәрбиялиләр. Ул югары юридик белем ала, һөнәре буенча эшли. Хәзерге көндә Мөршидәнең яраткан 4 оныгы бар. Тәмле ризыклар пешереп, ял көннәрендә, каникулларда аларны 4 күз белән көтә. Мөршидәбезнең дә тормышы түгәрәк икән.

Әлегә кадәр яшьлек матурлыгын, чибәрлеген югалтмаган нәфис гәүдәле, зифа буйлы Шәрифә Айнатулла кызы Алеева “Яңарыш” укучыларына үзенең эчтәлекле язмалары аша таныш. Аның бәйрәм белән котлау сүзен кыскартып бирәм.

“Хөрмәтле, кадерле, күңелләребезгә якын булган ветеран укытучыларыбыз!

Башлангыч мәктәпне тәмамлап, 1965 елда зур тарихлы, традицияләргә бай, киң мәгълүматлы, тирән белемле, сәләтле, ярдәмчел укытучылары белән тирә-юньдә дан тоткан  Хуҗайлан сигезьеллык мәктәбе бусагасын атлап кергән укучыларыбыз! Сезне Укытучылар көне белән котлап,  рәхмәт сүзләрен әйтеп, Сезнең алда  баш иябез!

Хәерле озын гомер, бала-оныкларыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп, тынычлыкта, саулыкта гомер кичерүегезне телибез.

Очрашу мизгелләре күңелләрегезгә яшәү дәрте, сәламәтлек өстәсен. Мәктәп еллары еракта калса да, әмма укытучыларыбыз күңел түребездә, мәктәп еллары  аша янәшәдә атлыйсыз”, - дип тәмамлады сүзен Шәрифә ханым.

Уку алдынгысы булган Шәрифә һаман белем алу юлында була. Башта Төмән сәүдә кооператив техникумын тәмамлый, бер ел Абалак сельпосында сәүдә җитәкчесе булып эшләп алгач, Тубыл пединститутының физика-математика факультетында белем ала. Өч ел төньякта мәктәптә эшли, аннары кире Тубылга кайта. Монда сәүдә эшен дәвам итә. Соңгы 10 ел суд приставлары хезмәтендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Тату гаилә корып яшәвенә дә 39 ел үткән икән. Шәрифә - ике бала анасы.

Күргәнебезчә, һәркайсының тормышы заяга үтмәгән. Тормыш дәрьясында кайнап, үз кыйблаларын дөрес табып кеше сокландырырлык, аларга үрнәк булырлык тормыш юлын үткәннәр.

Өстәвенә алар барысы да оста куллы хуҗабикәләр дә. Алар пешереп-кыздырып алып килгән тәмле ризыкларның иге-чиге булмады, өстәлләргә сыйдыра алмадык. Кызларның тормыш иптәшләренә рәхмәтебезнең иң олысы. Хатыннарын зурлап, аларның гамәлләрен үтәп алып килгәннәр. Үзегезгә зур рәхмәт, безнең гомерне озайтучыларыбыз. Барыгызга да тирән сәламәтлек, тыныч картлык, җан тынычлыгы телим.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836