#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«...Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел»...

последние и лучшие новости искусства в мире

1-8Бөек татар халкының хезмәт сукмагында зур уңышларга ирешкән якташларыбыз, тырышып, һәрвакыт алдынгылардан булган, халык әйтмешли, баскан жирдә ут чыгара торган абый-апаларыбыз турында берничә сүз әйтеп китсәк, беркем дә каршы булмас дип ышанып калам.

Ләлә Мирьяминова 1937 елда 17 декабрьдә Төмән районы, Олы Акъяр авылында 4 балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Гадиатулла Насыйбулла улы, әнисе Гайшә Әхмәт кызы һәр балага дөрес тәрбия бирергә, хезмәткә мәхәббәт сеңдерергә тырышалар.

1945 елда Ләлә Олы Акъяр җидееллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә һәм мәктәпне уңышлы тәмамлый.

18 яшендә «Новый путь» дип аталган колхозга сыер савучы булып эшкә керә. Һәр группада 13әр сыер. Ул вакытта кул белән сауганнар, печән, силос, башкасын кул белән ташыганнар, үзләре үк, хайванның астын да алганнар. Бүгенге көндәге яшьләр, мондый авыр эшләрне төшләрендә дә күрмәгән.1956 елда колхозның исеме «Память Сталина» итеп үзгәртелә. Эш хакын «трудодень»га каратып биргәннәр, акчалата түгел, ә ризык белән - бодай, ярма һәм башкасын алганнар. Шулай ук һәрбер хуҗалыктан налог түләргә тиеш булганнар - йомырка, сөт, ит кебек ризыклар.

Әтисе ягыннан ике абыйсы - Фәйзулла белән Хисмәтулла сугышка китәләр, Фәйзулла сугыш кырларында ятып кала. Әнисе ягыннан абыйсы Әхмәтсалих Мусин да сугыштан кайтмый.

1958 елда кияүгә чыга.

Ләлә апаның хезмәт кенәгәсен (трудовая книжка) карап утырам. Монда әйтеп бетергесез рәхмәт хатлары, дипломнар, күп тапкыр бирелгән премияләр күрсәтелгән.

Эшендә югары уңышларга ирешкәне өчен 1962 елда башкалабыз Мәскәүгә ВДНХда катнашырга жибәрелә. Һәрвакыт алдынгылардан булганы, уңышлы эшләре өчен Ләлә апага еш кына ял итәргә юлламалар биргәннәр. Ленинград, Ереван, Баку, Сочи шәһәрләрендә булып кайту бәхетенә ирешкән.

1987 елда, эшендә югары күрсәткечләрне яулаганы өчен, Германиядә (ГДР) булып кайта. Мондагы «Бухенвальд» дип аталган, әсирлектә булган Кызыл Армия сугышчылары өчен төзелгән концлагерьны күрә. Сугыш вакыттагы булган коточкыч газапларны ишетеп бик борчылып кайткан.

Ләлә апаның рәсеме гел Мактау тактасында тора. 1990 елның 30 апреле лаеклы ялга чыккан көне булып хәтерендә саклана.

Хәләл җефете Нурморат Мөхәмәтсалих улы белән 5 бала үстерәләр. 9 оныклары, 10 оныкчыклары бар. Егетләре Котдүс, Радик, Рафат, Раиф, кызлары Рәмизә, кияүләре Фәнил, киленнәре Рамилә, Лилия, Миләүшә кадер-хөрмәтендә көн итә тырыш хезмәт ветераны. Күп еллар дәвамында Рамазан ае башлану белән, иң беренчеләрдән булып, Ләлә апа авыз ачу - ифтар мәҗлесенә чакыра, һәр ел диярлек, Корбан бәйрәмендә корбан чалып, аш уздыра.

17 декабрьдә Олы Акъяр мәдәният йортында зур итеп Ләлә апаның юбилей кичәсе үткәрелде. Халык шыгрым тулган, басып торырга да урын калмаган. Өстәлләрдәге ризыкларның ниндие генә юк, тау кебек өелгән. Юбилярның кызлары, киленнәре, оныклары һәм авылдашлары хөрмәт йөзеннән апаны бик зурлап тулысынча әзерләнгәннәр. Тантанада Коръән укып, дога кылынды, бүләкләр тапшырылды.

Сүземне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның шигырь юллары белә тәмамлар идем:

«Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
Эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны

Бик тыныч һәм бик җиңел».

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836