#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хезмәте белән булды хөрмәтле

последние и лучшие новости искусства в мире

6-4Бөтен яктан килешкән, яраткан хезмәтен беренче урынга куеп, җәмгыять эшләрендә актив, якыннары турында кайгыртучан, бик якын кешем, 40 ел дуслык җепләрен өзмичә бер-беребезне аңлап, терәк, киңәшче булып яшәгән коллегам, якын дустым турында язасым килде.

Гөлҗиһан Якуп кызы Тубыл районы, Өстамак авылында туа. Ил өстенә ябырылган сугыш афәте һәр гаиләгә кагылмыйча калмый. Әтиләре Якуп абый дошман явына китә. Әниләре өч, биш яшьлек кызларын ятим калдырып вафат була. Кызларга әни кочагына сыенып, назын күреп үсәргә насыйп булмый. Тормыш аларны төрле яклап сыный, түземлеккә өйрәтә. Якуп абый сугыштан авыр яраланып кайта, яңа гаилә корып яши.

Гөлҗиһан зур тырышлык белән башлангыч, җидееллык, аннары Тубылда 15нче мәктәптә урта белем ала. Белемгә теләк, омтылышы зур була, ә тамак туйдыру, өс киемне булдыру кыен. Ул кайда гына, нинди генә эшләр башкармый. Бөтен киртә-кыенлыкларны җиңеп, Тубыл педагогия институтының филология бүлегендә укый һәм 1965нче елда уңышлы тәмамлый.

Гөлҗиһан педагогик хезмәтен Вагай районы мәктәпләрендә башлый. Ике елдан тормыш иптәше Закир Закиров белән Юрмы мәктәбенә эшкә киләләр. Алар мәктәп янында гына яшиләр, көнозын диярлек мәктәп тормышы белән мәшгуль иделәр. Директор буларак Закир башлангыч мәктәпне төзү, өмәләр оештыру, кирәк материаллар булдыру һәм башка эшләр башкарыла, яшьлек энергияләре белән һәр башлаган эшләрен җиренә җиткереп, нәтиҗәсенә куанып эшләделәр, яшәделәр.

Рус теле, әдәбият укытучысы буларак, Гөлҗиһан укучыларга фәнен яратырга, яхшы үзләштерү өчен дәресләрне замана таләпләренә туры китереп, яңа методик алымнар кулланып үткәрде. Рус теле башка фәннәрне үзләштерү өчен нигез икәнен укытучы аңлап, күп дидактик материал, күрсәтмәлелек, кабинетта тупланган материаллар укучыларның үзаңын үстерү, тирән белемле итәр өчен иң кирәкле үзлектән эш нигезләре булды.

Дәресләрдән тыш, атналыклар үткәрү, язучы, шагыйрьләрнең юбилей кичәләре, сәнгатьле сөйләү конкурслары, викториналар үткәрелеп барылды. Мәктәптә үткәрелә торган өлкә, районкүләм яки көндәлек ачык дәресләрен югары дәрәҗәдә алып баруын билгелиләр.

Бүгенге көндә дә укучылары апаның бик таләпчән булуын, төпле белем бирүен сөйлиләр, искә алалар.

Гөлҗиһан укытучылык хезмәте белән беррәттән һәр елны класс җитәкчесе вазифасын үтәде. Ул укучыларының ата-аналары белән тыгыз бәйләнештә эшләде. Үткәрелә торган чараларда, класстан тыш эшләрдә, туган көннәреме, бәйрәмнәрдә ата-аналар тамашачы гына түгел, янәшәдә бергә катнашып, балалары белән тапкырлыкларын, төрле һөнәрләрен күрсәтәләр иде.

Мәктәптә минем педагогик хезмәтемдә Гөлҗиһанның ярдәме зур булды, мин аңа бик рәхмәтлемен.

Гөлҗиһан җәмгыять эшләрендә бик актив булды: хатын-кызлар советы рәисе, авыл советы суд рәисе, авыл советы депутаты, укытучы-агитатор, артист. Үзешчән сәнгать концертларында Закир белән ике тавыштан татар җырларын бик матур башкарып тамашачыларның күңелләрен яулыйлар иде. Ул күрше-тирәләренең, дусларының, коллегаларының юбилей кичәләрен, яшьләрнең туйларын алып баручы булды.

“Күрше хакы – Аллаһы хакы”, диелә бит хәдисләрдә. Гөлҗиһаннар Юрмыга килеп урнашканда күршеләре өлкән яшьтәге Майҗан, Мәгъсүмә, Сафия, Бибиҗамал, Әсма әбиләр яшиләр иде. Һәрберсе белән якыннан аралашып, дус-тату яшәделәр. Күршеләре Сәхирә, Сәрвәр, Хәятләр белән шатлык-кайгыларны уртага салып, көзге тозлау, маринадлау эшләрен бер-берсендә башкарып, татулыкта гомер иттеләр.

Закировлар бакча тутырып бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш утырттылар, ишегалды тулы хайван-сарыклар, тавык-кошлар тоталар иде.

Закир 34 ел Юрмы мәктәбендә директор булып эшләде. Гөлҗиһан аның ярдәмчесе, киңәшчесе булды. Алар дус-татулыкта яшәп, ике бала үстерделәр, укыттылар, тормыш юлына бастырдылар.  Уллары Рөстәм Тубыл ТЭЦында компьютеризация бүлегендә тәҗрибәле җитәкче, ә кызлары Лилия 11 нче мәктәптә инглиз телен укыта. Алар яшьтән үк бик тырыш, максатларына ирешүчән, үзләре балалар үстерәләр. Ата-анага, туганнарга бик мәрхәмәтле, ярдәмчел, шәфкатьлеләр.

Закировлар пенсиягә чыккач, Тубыл шәһәренә балалары янына күчеп килделәр. Гөлҗиһан монда да активлыгын югалтмый. Ул “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең концерт программасын алып барды, шәһәрдә уздырылган бәйгеләрдә жюри әгъзасы, яшьләрне никахлаштыруда ярдәмче, кирәк урында оештыручы да. Хәзерге көндә ул шәһәр ветераннар советы, Тубыл татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, нәтиҗәле күпкырлы эшләре өчен район, өлкә, мәгариф министрлыгы грамоталары, мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны исемнәренә лаек булды. Аның исеме Вагай районы Мактау китабына теркәлгән. Иң зур дәрәҗә, мактау  - укучыларының, ата-аналар, авыл халкының ихтирамы, хөрмәте.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА,
Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836