#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапханәдә балаларны көтеп алалар

последние и лучшие новости искусства в мире

52-13Элек телевизор, компьютер булмаган вакытларда китапханәләргә һәркем теләп йөргән. Хәзер кешеләр телевизордан, интернеттан яңалыкларны белергә тырыша. Авыл балаларының тормышы  шәһәрнекеләрдән күпкә аерылмый. Аларның да компьютер, интернет... Яңа Аптулла авылында мәктәп яшьтәге балаларның буш вакытларын файдалы үткәрергә китапханәдә оештырылган чаралар ярдәм итә. Әйтергә кирәк, китапханәгә килүчеләрне якты йөз белән китапханәче Дония Габбас кызы Вәлиева каршы ала, аларны яңа газета–журналлар, яңалыклар белән таныштыра.

Ноябрь аенда мәктәп укучылары өчен эчтәлекле, мавыктыргыч итеп оештырган чараларның берсендә балалар ике командага бүленеп үзләренең белемнәрен, кызыксынучан булуларын, тапкырлыкларын күрсәтеп, әкиятләр иленә алып барган викториналарда, табышмаклар, кроссвордлар чишү буенча ярыштылар. ”Әкиятчеләр” командасы капитаны Диана Юнысова, “Фикер ияләре” командасы капитаны Самирә Әхтәмова матур әдәбият буенча белемле, эрудицияле булулары белән жюрины да, чараны оештыручы Дония апаларын да таң калдырдылар. 52-12Әкиятләрне яхшы белүләре белән аерылып торган “Фикер ияләре” бу бәйгедә җиңү яуладылар. Балаларны монда тартып торган, китап укырга, аны кадерләргә өйрәткән, үзенең эшен яратып эшләгән Дония апаларының тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Авыл китапханәсендә ул балаларны татар шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләрен укып, аларны сәнгатьле сөйләргә өйрәтеп, укучылар белән район һәм өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнаша. Быел Самирә Әхтәмова өлкә Сабантуе кысаларында узган шигърият бәйгесендә Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сөйләп беренче урын яулады. Авыл китапханәсе - агарту эшен алып барган мәдәни учакларның берсе ул.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836