#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Польша өчен һәлак булган

последние и лучшие новости искусства в мире

600 мең Совет солдаты Польшаны фашистлардан азат итүдә һәлак булды. Аларның берсе – Абил Бәширов. Аның фамилиясе Төмәннең Хәтер мәйданындагы стендта язылган. Озак еллар туганнары Абил Бәшировны 1945 елның 15 январенда Польшаның Домбровка өчен вафат булган дип уйлыйлар. Ата-анасына килгән үлгән кәгазе моны дәлилли. Егетнең карт әтисе фатир ала һәм үлгәненче шунда яши. Бүгенге көндә сугышта үлгән абыйсын исендә тоткан Әбделхәмит Бәшировның оныгы Наилә Әхтәм кызы исән. Ул Абил Әбделхәмит улын туганнары онытмасыннар өчен бөтен көчен куя.

Батырларча һәлак булган егеттән берни калмый: ни гаиләсе, ни фоторәсеме. Наилә Бәширова (Аппасова) бабаеның Абил исемле улы турында сөйләгәнен хәтерли. Егет 1925 елда туган. Бөек Ватан сугышы башланганда Төмән итек басу фабрикасында эшли. Бу оешма фронт өчен аяк киеме әзерли.

Яшүсмер һөнәрне үзләштерә һәм планны артыгы белән үти. «Красное знамя» газетасы Абилнең намуслы хезмәтен мактап яза, эшләгән җирендә фоторәсемгә төшерәләр.

Наилә Аппасова 4 яшь булганында абыйсының велосипедта утыртып йөрүен, җиргә төшергәч елавын хәтерли. Оныгы Наташа Бәшированың Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына багышлап стенд төзүен, ләкин анда Абил турында бер сүз дә булмавын күреп борчыла, эзләнә башлый. Ул туганнарга, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Озак кына өлкә китапханәсендә «Красное знамя» газетасын актара торгач, ниһаять, аның турында мәгълүмат таба.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836