#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәгыйдә апам турында

последние и лучшие новости искусства в мире

Без Аромаш районы, Чумык авылында Хәмидулла һәм Хәйричамал Шәриповлар гаиләсендә 9 бала булып үстек. Иң зурыбыз Сәгыйдә апа 1945 елның 15 июлендә туган һәм аннан соң бер-бер артлы 8 бала  дөньяга килә. Әтиебез колхозда бригадир булып эшләгән. Әни белән әти балаларын эшкә, тәртипкә, кешеләрне хөрмәт итәргә, алдашмаска, урлашмаска өйрәтеп үстерәләр һәм шулай гөрләшеп яшиләр. Сәгыйдә апабыз авыл сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Тубылның 15нче мәктәбендә укуын дәвам итә. Аннары укырга дип Төмәнгә китә һәм  анда ул көндез эшли, кичләрен белем ала. 1968 елны йөрәк чиреннән 48 яшьлек әтиебез үлеп китә. Без барыбыз да әни кулына калдык. Менә шунда Сәгыйдә апабызның ярдәме бик зур була. Ул хезмәт хакына зур чемодан тутырып безгә кием-салым алып кайтып, киендереп, әниебезгә терәк булды. Шушы авыр елларда ул безнең һәрберебезне авыл мәктәбен тәмамлауга, үзенә шәһәргә алып китеп, уку йортларына урнаштырып, үз йортында яшәтте. Ул безнең әти-әниләр утырышына йөрде, кесә акчалары бирде. Шәһәрдә ул әниебез урынында иде. Үзенең кызы Альбинаны, улы Русланны һәм безне бертигез үз балалары кебек якын күреп яшәде.

Ул үзе дә япь-яшь иде бит. Каян көч һәм вакыт тапты икән. Без бит аның ярдәмендә ач та, ялангач та булмадык. Мин хәзер бик тә шуның турында уйлыйм, елыйм, апамны юксынам. Безнең олыгайган вакытларыбызда да, нинди генә авырлыклар булса да, ул үзенең акыллы киңәшләрен, сүзләрен әйтеп безгә ярдәмләшеп яшәде. Хәзер ул безгә бик тә җитми. Мин бу сүзләрне йөрәк түремнән чыгып язам.

Бу көннәрдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә апабыз Сәгыйдә Хәйруллинага багышланган хәтер кичәсе узды. Тормыш иптәше Әнәс Гает улына шул кичәне оештырырга ярдәм иткәне өчен бик зур рәхмәт. Ул һәр елны апабызның каберен җыештырып, чәчәкләр утырта һәм бүгенге көнгәчә кызы Альбинага, улы Русланга ярдәм кулын сузып килде. Аллаһы Тәгалә үзен хөрмәтләсен. Шулай ук бу кичәне оештыручыларга, булышучыларга, апабызны хөрмәтләп килгән кунакларга бик зур рәхмәт.

Хәмидә ӘХМӘДИЕВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836