#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Узган елга күз салсак

последние и лучшие новости искусства в мире

3-13Тормыш дилбегәсен тартып чаба-чаба, вакытның җил кебек узып киткәнен сизми дә калганбыз. 2022 ел да менә галәм тарихында мәңгелеккә калды. Үткән көннәребез заяга узмаган дисәм, ялгыш булмас, чөнки безнең Сәел авылыбызда барлык календарь һәм дини бәйрәмнәрне үткәреп торабыз. Беренчедән, авылыбызда иман нурын чәчеп торган Аллаһы йорты бар. Яшь булуына карамастан, имам вазифасын җиренә җиткереп Равис хәзрәт Мулюков башкара.

Матур, моңлы, йөрәктән чыккан көчле тавышы белән намазга чакыруы, вәгазьләр сөйләве, күпне белүе сөендерә, җанга рәхәтлек бирә. Мәчетебезне чорнап алган тимер рәшәткәләрен хатын-кызларыбыз яшел һәм ак төскә буяп куйгач, хуш исле аллы-гөлле чәчәкләребез тагын да матураеп, ямьләнеп киткәндәй тоелды. Мәдәният хезмәткәрләре: Динара, Дания һәм Әлфинур өлкәннәр, бала-чагалар өчен төрле очрашулар, уеннар оештырулары белән аерылып торалар. Аларга рәхмәтнең олысы, эшләрендә уңышлар телибез.

Сәел күле буенда Фәрит Нәбиев гаиләсе, Вәлия белән Гөлсинә ханымнар тарафыннан утыртылган чыршы агачларының яшәреп утырулары, алар янында шатланып балалар уйнаулары бик сөендерә. Аллага шөкер, авылыбызның киләчәге бар, ышанычлы. Тик шунысы кызганыч - канлы сугыш ачысын татыганнарның мәңгелеккә бакыйга китүләре. 2021 елның 16 июлендә авыл халкы тарафыннан сугыш елларында эшләгән хатын-кызларыбыз, балалар истәлегенә һәйкәл куелды. Ә быел илебезне саклап калган авылдашларыбыз хәтеренә 3х2,5 метрлы баннер булдырдык. Җиңү көнендә барысын искә алабыз. Митинг, Үлемсез полк акциясе, һәйкәлгә чәчәкләр салу үткәрелә. 27 ел буена Закирчан Латыйпов һәрбер йортка кызыл флажоклар элергә онытмый. Утыз елдан артык балаларга белем биреп, лаеклы ялга чыкса да, авыл балалары өчен мәйданчык та булдыра. 3-10Ә тормыш иптәше Галия – математика укытучысы. Тормышлары мәхәббәткә корылып, күпләргә үрнәк булып гомер кичерәләр.

Мәктәп музеенда сакланган солдат хатларына хәзерге көндә Мөхәммәтрәхим абый Мөхетдинов язган җиде хат өстәлде. Фәридә апа Нигъмәтуллина ярдәме белән без аларны укыдык. Латин телендә язылганны татарчага, рус теленә күчереп биргәне өчен Сәел халкы, аңа чын күңелдән рәхмәтле. Мөхәммәтрәхим абый Ватан сугышына 1941 елның сентябрь аенда киткән, 1942 елның 4 маенда һәлак булган. Барлык шаһитларның иманнары юлдаш булсын.

Гөлсинә ГАЗИЗОВА,
Ялутор районы, Сәел авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836