#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яхшылык җирдә калмый

последние и лучшие новости искусства в мире

Индрәй авылында 1927 елның 23 январенда Түбән Тәүде районы, Тарман авылында туган Нәгыймә Әйсатулла кызы Арипова (Таирова) яши. Котларга Нәгыймә әби янына кереп, ничек, кайда яшәүләрен сораша башлагач: “Мин күргәнне эт тә күрмәсен”, - дип башлап китте ул.

Әтисе Әйсатулла I Бөтендөнья сугышында катнашып, алты елдан соң гына әйләнеп кайта. Ул киткәч, туган апасы Сабирага 6 яшь тулган, әтисен “Герман бабам” дип әйтә торган булган. Бу якларда да әле аклар-кызыллар арасында сугыш барып, Әйсатулла кызыллар ягында сугыша. Ул 1933 нче елны мәрхүм була. Әнисе 7 бала белән (иң кечкенә энесенә бер генә яшь була) кала.

Кечкенә вакытта кешедә бала караган, 9 яшеннән кырга чүп утарга йөргән. 1941 елны Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа 14 яшь була. Колхозда төрле эшләрдә эшли. “Олы югә” дигән утрауда арыш чәчкәннәр, аны урып, сугып, көймә белән кырга алып чыкканнар, аннары складка ташыганнар. Капчыклар зур, авыр булган.

Сентябрь аеннан мартка кадәр урман кисүдә эшләгәннәр. “Поймалар тишелә, дөньяда яхшы кешеләр күп, бер кеше поймаларны ямап бирә иде. Кич алып барып бирәбез, төнлә ямап куя. Шулай 7 ел эшләдек. Ел буена 600-700 “эш көне” җыела”.

Аннары 26 ел сыер сава, 20-21 башны кул белән савалар.

48 яшькә киткәч, Индрәй авылына Хәмит Ариповка килә. Аның элекке хатыннары вафат булган, 6 баланың әле кайберсе мәктәптә укый, балалар белән дус-тату яшиләр, берсенә-бер суык төс күрсәтми. Ир бала өйләнеп, балалар туа башлагач, зур өйнең икенче ягыннан олыларга бүлмә бүлеп бирәләр. Теләгән вакытта торып, теләсә ни эшләсәләр дә комачаулаучы бала-чага булмый. Карты үлгәч тә, балалар Нәгыймә әбине ташламыйлар. Нинди генә йомышы төшсә дә, иртә-кич кереп, хәлен белешеп торалар. Әби хәзер кибеткә йөри алмый, балалар кирәк әйберне китерәләр.

Әбинең өе чиста, җылы, су кертелгән, мохтаҗлыгы юк. Зарланган нәрсәсе: “Күз начар күрә, колак начар ишетә башлады”, - ди.

Мин дә Нәгыймә әбигә кереп, сөйләшеп утырып чыккач, “Яхшылык җирдә калмый”, дигән мәкальнең дөреслегенә ышанып чыктым.

Алла боерса, 2017 елда 90 яшеңә дә килербез, дип саубуллашып, күтәренке күңел белән кайттым.

Галия САГИТУЛЛИНА, Индрәй ветераннар советы рәисе. Төмән районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836