#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ярдәменнән ташламый

последние и лучшие новости искусства в мире

1-5Төмән районы, Каскара авылында яшәүче Колбай Чарулла улы Мирхәйдәровка быел 4 мартта (паспорт буенча 19 декабрьдә) 85 яшь тулды. Әткәмнең бертуган энесе була. Ул безгә - туганнарыма, минем гаиләмә иң якыныбыз, ярдәмчебез, кадерлебез. Абыемның тормыш юллары җиңелдән булмады. Шулай да, аның әйтүенчә, яшь чагыннан тормыш юлларында аңа яхшы кешеләр очрады, ярдәм иттеләр. Ул аларны искә алып, һәрвакыт рәхмәтләрен белдерә. Калбай абый 1930 елда Төмән районы, Каенавылда (русча Березово) туып үсә. Кечкенә чагыннан авыл, колхоз эшләрен ачлы-туклы эшләп, картатама, картинәмә ярдәм иткән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь була.

Алар күргән авырлыкларны Аллаһы Тәгалә инде беркемгә күрсәтмәсен. 6 класс укып, колхозда эшли башлый, чөнки гаиләсенә ярдәм итәргә кирәк була. Язмыш булып, армия алдыннан Төмән шәһәрендә Суднолар ремонтлау заводына эшкә керә. Буе кечкенә булса да, заводта зур тәҗрибә алып, әйбәт, тырышып эшләп, Сахалинга элиталы десантчылар гаскәренә хезмәт итәргә китә. Абыем бик көчле, батыр көрәшче була, армия уставын үтәп, офицер-солдатлар арасында авторитет яулап, сержант взвод командиры урынбасары дәрәҗәсендә хезмәт итеп кайта. Армиядән соң яңадан эшен дәвам итә, ләкин озак эшләргә туры килми – авылына кайта, чөнки әти-әнисенә булышырга кирәк була. Аны  колхозга эшкә чакыралар. Шул елларда Каенавыл кешеләре Каскарага күченә башлыйлар. Абыем да гаиләсе белән Каскарада йорт сала. 1955 елда Ямбай авылы кызы белән танышып, Рауза җиңгием белән гаилә коралар. Быел март аенда аларның бергә гомер итүләренә 60 ел тулды. Шунысы кызганыч, җиңгием егылып аяксыз кала. Беренче вакыт әнисен кызы Разия Шыкча авылында кадерләп тәрбияли, ә хәзер инде үз йортларында киленнәре Фәридә карый. Зур рәхмәт аларга. Калбай абый колхозда эшли, шоферлыкка укып чыгып, машиналарда йөри, гараж мөдире була. Коммунистлар партиясенә керә.

Кошчылык фабрикасы төзелгәч, абыемны эшкә чакыралар. Ул анда сак бүлеге начальнигы, машина йөртүче булып эшли башлый. Кайда гына эшләмәсен, тырыш булган, туры юлдан барган, дөресен сөйләгән. Шуңа күрә аны авылда да яше-карты беләләр, хәтерлиләр. Лаеклы ялга чыккач, ул дин юлына басты. Нигъмәтулла бабай Калеев, Вәлиулла бабай Рәхмәтуллин, Ташбулат бабай Усманов, зур инәү (әнисе), Рәгичамал мамау (апасы) һәм башкалар дин юлында аңа ярдәм итәләр.

Урыннары җәннәттә булсын. 1992 елда Вәлиулла бабай хаҗга барырга үзенә бирелгән путевканы, саулыгы булмаганга күрә, абыема тапшыра. Авылдан хаҗга ике кеше – абыем һәм Сибгатулла абый Алимбаев китәләр. Кайтыр вакытында аңа төш керә: йорты-дөньясы ут-янгыннан янып китә. Чынлап та, самолетттан төшкәч, каршы алган кызының елаганын күреп, ул төшенең чын икәнен аңлый. Янгында мунчасы, сарайлары, мал-туарлары, ГАЗ-69 машинасыннан бирле янып китәләр. Хәтта җиңгием дә хайваннарны коткарыйм дип, ялкынга эләгә. Озак вакыт хастаханәдә ятып чыга. Бу авырлыкларны да абыем сабырлык белән кичерде. Аллаһы Тәгаләдән һәркемгә  саулык сорады. Барысы да булды, мунча, сарай, хайваннары да, Аллага шөкер. Дүрт бала үстерделәр, онык-нәбәрәләре дә күп.

Яңа мәчет салынган чакта абыем акча, төзү материаллары, транспорт, документлар белән зур ярдәм күрсәтте.

Мәчетебез эшләп киткәч – бик шатланды. Намазларын калдырмый, азан кычкырып, яшен-картын дин юлына өндәде. Аның тырышлыгы белән авыл хакимияте Каскара зиратын яңадан коршады. Каенавыл зиратына канал аша күпер салдылар, кошчылык фабрикасы җитәкчеләре мәчеткә ремонт ясатырга булыштылар. И.Ф.Каргаполов совхоздан Корбан бәйрәмнәренә ит-ашына хайван биреп ярдәм итә иде.

Ә хәзерге еллар абыем еш авырый башлады. Мәчеткә дә саулыгы булса гына керә. Шулай да авыл халкы абыемны хөрмәт итәләр, дини бәйрәмнәрдән, ашлардан калдырмыйлар. Безне хәзер дә ярдәменнән ташламый, акыллы киңәшләрен бирә. Сәламәтлек, озын гомер, телибез аңа.

Хәммәт МИРХӘЙДӘРОВ, Төмән районы, Каскара авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836