#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмыш күп сынады аны

последние и лучшие новости искусства в мире

Авылдашым, абыема тиң кешем – Хәлит Гани улы Морсәлимовның тормыш юлы безнең арада узды. Гаиләсе белән авылдан китеп тә карады, ләкин авыл үзенә тарта -  кире әйләнеп кайтты.

Ул үзе зур гаиләдә өченче бала булып туа. Әнисе соңгы баланы дөньяга тудырып 1968 елны үлеп китә. Әтисе аларны  балалар йортына тапшыра, ә Хәлит абый 8нче сыйныфны тәмамлагач, 23нче елга училищесына укырга керә. Шулчак бер туганы “Генерал Карбышев” теплоходына эшкә чакыра. Ул бер мәртәбә Омск-Салехард маршруты белән йөреп кайта да, күңеленә ошамагач, укуын ташлый да, Төмәнгә юл тота. Анда 7нче училищега укырга керә һәм озакламый аннан да китеп, Боровой авылына урман хуҗалыгына эшкә керә.

Монда хатыны Мөнәвәрә җиңгине очрата, аның белән 1974 елны гаилә корып җибәрәләр. 1975нче елны беренче малайлары Рөстәм туа, аннары бер-бер артлы – Раджан, Рият, Рисхәт, Заринә, Мальвина туалар.

1979 елны Екатеринбург шәһәренә күчәләр, Хәлит Гани улы “Уралмаш” заводына эшкә керә һәм 1981нче елны Үзбәкстанга күчеп китәләр, тик хатынының сәламәтлеге булмау сәбәпле, авылга кире кайталар. Әмма тагын язмыш аларны төрле якларда йөртә. 2004нче елны тагын Екатеринбург шәһәренә китеп, гаиләләре белән анда урнашалар.

Ә 2011нче елны яңадан авылга яшәргә кайталар.

Хәлит Гани улы шигырьләр яза, “Сельский труженик” район газетасында күп кенә шигырьләре басылып чыкты. Күп кайгылар, борчулар күрергә туры килде аңа. Соңгы елларда ул дүрт энесен, бер апасын, оныгын соңгы юлга озатты. Бер кыз сеңлесе, бер энекәше исән калдылар шул зур гаиләдән. Кешегә күрсәтәсе килмәсә дә, аның эчендә ут яна.

Гомер алга бара, балалары, кияү-киленнәре, оныклары “әти-бабай” дип бик яраталар.

Морсәлимовлар гаиләсенә бәхетле, парлы тормыш, иминлек телим.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836