Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

“Дуслык” ансамбле 35 еллыгына әзерләнә

последние и лучшие новости искусства в мире

12-1011 март көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараенда өлкәдә генә түгел, чит төбәкләрдә узган абруйлы конкурс-фестивальләрдә югары исемнәр алган, 2011 нче елда Казан шәһәрендә махсус чакыру белән “Яңа гасыр” телеканалында “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашкан “Дуслык” халык җыр ансамбле матур концерт куйды. Тамаша күрергә килүчеләр саны күп булды. Матур милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып баскан ханымнарны, ансамбльне 34 ел җитәкләүче Хәким Мирхәйдәровны тамашачылар көчле алкышлар белән каршыладылар.

Концерт программасын, гадәттәгечә, көр тавышлы нәфис сүз остасы Мөнирә Җәмәлетдинова югары дәрәҗәдә алып барды. Һәр музыкаль чыгыш матур шигъри юллар белән үрелде. Ялгыз җыр башкаручы Мәүлидә Хәйруллина, Гөлсем Сәгәдиева, Мөнирә Җәмәлетдинова, Әлмирә Абдразакова, парлап җырлаган Әлфирә Әйтбаева белән Әнисә Рамазанованың чыгышларын, Әсмабикә Мирхәйдәрованың баянда башкарган матур көйләрне халык бик җылы кабул итте. Ә җирле авторлар – Венер Мөхәммәдиев, Рөстәм Русин, Җәмилә Мирасова, Тимергали Мирасов иҗат иткән җырлар тамашачы күңеленә аеруча якын булып тоелды. Концерт беткәч, Хәким Мирхәйдәров тамашачыларга үзенең рәхмәтен белдереп: “Пандемия сәбәпле, ике ел инде репетицияләргә тулы составта җыелыша алмыйбыз. Ләкин эшебезне туктатырга уйламыйбыз. Күптән түгел генә “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында эшли башладык. Бу көннәрдә концерт куярга тәкъдим иткәч, ашыгыч рәвештә әзерләнеп, бүген сәхнәгә чыктык. Килешмәгән җирләре булган булса, кичерерсез дип өметләнәбез. 12-11Киләсе елга ансамблебезгә 35 ел тула. Без инде ныклап әзерләнеп, сау-сәламәт булып бергә-бергә шатлык-сөенечләр белән юбилеебызны кирәкле дәрәҗәдә уздырырга тырышырбыз, Аллаһы насыйп итсә”, - диде.

Cәгать ярым барган тамашада милләттәшләребез дөнья хәлләре, тормыш мәшәкатьләрен онытып торып, күңелләренә тынычлык иңдереп, позитив кәеф алып, җырчыларга, ансамбль җитәкчесенә рәхмәтләрен белдереп, алар белән фотога төшеп, өйләренә таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836