#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гроссмейстер дәресе

последние и лучшие новости искусства в мире

20-10Төмән районының Индрәй мәктәбендә А.Е.Карпов исемендәге шахмат үзәгенең бер бүлеге ачылганга да өч ел вакыт узып киткән икән. Аның ачылу тантанасына танылган шахматчы үзе килгән иде. Бүлекчәнең җитәкчесе Сөембикә Вәлишина дәресләргә йөзләгән бала йөрүен әйтеп китте, әле спорткомплекста олылар белән дә эшли икән бу тырыш, хезмәтен бар күңелен биреп башкаручы ханым.

Ә бер көнне мәктәпкә өлкә шахмат үзәге җитәкчесе - халыкара гроссмейстер Евгений Прокопчук килде. Ул 3нче класс укучылары белән очрашты. Мәктәп директоры Рәүфә Алеева бу истәлекле очрашуда катнашучыларны сәламләп, кунакларга шахмат серләрен өйрәтүдә кылган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Өлкә шахмат федерациясе җитәкчесе Геннадий Шантуров өлкәдә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шахмат эстафетасы үтүен һәм Индрәй балаларына бүген шул эстафетаның символы – әкияти шахмат Аты килүен хәбәр итте.

Укучылар шахмат буенча дөнья чемпионнары турында бәйгегә алдан ук әзерләнгән иделәр, сорауларга җаваплардан үзләре өчен күп яңалыклар ачтылар. Җиңүчеләр үзәкнең дипломнары һәм медальләр белән тәбрикләнделәр. Бәйгедә Тимур Речапов җиңү яулады. Әле ул мәктәпнең иң яхшы шахматчысы да. Софья Канина - көмеш, Вадим Нагель бакыр медаль алдылар. Шулай ук үзәкнең дипломнары Марат Шәмсетдинов һәм Эвелина Речаповага да бирелде. Ә инде балалар өчен аеруча истәлекле мизгел – гроссмейстерның танылган шахматчы Пол Морфи партиясен күрсәтүе булгандыр. Үзәк мәктәпкә барлык танылган шахматчылар рәсемнәрен бүләк итте. Халыкара гроссмейстер Евгений Прокопчук белән аралашу яшь шахматчыларга гомерлек истәлек кенә түгел, ә киләчәктә бу кызыклы уен белән ныклап шөгыльләнүгә зур уңышлар яуларга да этәргеч булыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836