#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иң олугъ хезмәт иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

42-12“Табиб һөнәре – батырлык – ул фидакарьлек, күңел чисталыгы һәм чиста уй-фикерләр таләп итә”.

А.П.Чехов.

Башкалар гомере өчен җаваплылык хисе, авырлыклардан курыкмаска, проблемаларны тиз хәл итәргә – болар барысы да авыр хезмәт.

Без Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы фельдшер-акушер пунктында 40 елдан артык мөдир, акушер булып эшләгән хезмәт ветераны - ачык йөзле, сабыр, тыйнак Фәния Сабир кызы Хәмидуллина белән очрашып, үзе, хезмәте турында сораштык.

- Татарстан Республикасының Баулы районы, Шалты авылында 1946 елның октябрендә туганмын. Әнием – Фәйрүзә Кашап кызы, әтием – Сабир Нәгыйм улы Нәгыймовлар җиде бала тәрбияләделәр. Әти - Бөек Ватан сугышы инвалиды. Сугышта сапер булган, кулларында бармаклары юк, бөтен тәне киселеп-тегелеп беткән иде. 1978 елны яныбыздан мәңгелеккә китте. Кулына чалгы бәйләп печән чапты, чүкечләр бәйләп урындыклар ясады, балта остасы иде. Авылда мал врачы иде. Элек сарыклар, сыерлар, дуңгызларны авыл хуҗалыгы оешмалары күп асраган, халыкта да исәпсез булган. Шулай ук кулларына коралларны бәйләп малларны дәвалады.

Әти сугышка беренче көненнән үк киткән, аның турында сөйләргә яратмады. Ул теманы сорасак, нервлары кузгала иде.

Бөгелмә медицина училищесында фельдшер-акушер һөнәренә укып чыккач, Бөтенроссия юлламасы буенча безне башта Төньяк шәһәрләре, районнарына җибәрергә булдылар. Сәламәтлекне саклау департаментына килгәч, безне, 4 кызны, Төмән өлкәсенең көньягына, Түбән Тәүде районына билгеләделәр. Түбән Тәүде шифаханәсендә 3 көн яшәдек. Мине Тарман авылына җибәрмәкчеләр иде, язмыштыр инде, шулвакыт яныма бер сөйкемле татар әбие килде. “Мин монда шифаханәдә ятам. Киндерлегә бар, авылыбыз искиткеч ямьле, халкы тырыш, гадел”, - дип мине үзләре якка чакырды. Соңыннан белдем, ул әби - Срурҗиһан апа Ногманова икән.

1966 елның февраль аенда Киндерледә хезмәтемне башладым. Медпункт бинасына ремонт эшләнмәгән, суык...Киндерле, Бухарин, Кыткүл татар авылларында яшәүче 1 меңнән артык халыкка медицина хезмәте күрсәттем. Бер елны 3 яшькәчә балалар саны 395 иде. Кышын-җәен теләсә-кайсы вакытта “попутный” машиналар белән чакыру буенча чыгып китә идем.

Фельдшер - Әминә Кадыйр кызы Фазлуллина белән 37 ел бергә хезмәт иттек. Дус яшәдек, бер-беребезгә туганнар кебек якын булып калдык. Мин пенсиягә чыккач та берничә ел хезмәтемне дәвам иттем.

1967 елның июль аенда армиядән кайткан егет – Фәһим Шәрәфулла улы Хәмидуллин белән гаилә кордык. 51 ел тату гомер кичердек, өч бала тәрбияләдек, 4 оныгыбыз бар. Тормыш иптәшемнең мәңгелеккә китүенә 3 ел булды. Кешелекле, балаларны нык яратучы, ярдәмчел ир белән яшәвемә мин бәхетле. Фәһим гел китап укыды, аеруча татар тарихи романнарын яратты. Өйдә киштә-шкафлар китап белән тулы иде. Бөтен эшне бергәләп башкардык, һичкемне аермады, зыялы, әдәпле, тыйнак иде, өйдә күп сөйләшмәде. Гомере буе мәктәптә балаларны укытты, шау-шулы чараларны яратмады. Пенсиядә ветераннар оешмасын җитәкләде, кайбер авылдашларга йөреп, юллап Хезмәт ветераны исемен алырга булышты.

Каенанам – Фәүзия Гыйльман кызы һәм каенатам – Шәрәфулла Салават улы Хәмидуллиннар балаларыбызны нык карадылар. Алар безнең бакча башында яшәделәр, иртән Фәһим улын күтәрә, ике кызы артыннан иярә. Шулай аларны әби-бабайга калдыра идек. Әти сугыш ветераны иде, бер күзе яуда җәрәхәтләнгән, рәтләп күрмәде, яралары күп булса да һич зарланмады. Чын күңелдән рәхмәт аларга, яткан туфраклары йомшак, урыннары җәннәттә булсын.

Туган авылымның Ык буен, әрәмәләрен сагынам. Анда инде туганнар да аз калды, яшьләрне бөтенләйгә танымыйм. Киндерледә яшәвемә 56 ел тулды, бу авыл миңа бик якын. Авылдашлар, күрше-тирә белән дус яшибез, олысы-кечесе хөрмәт итә, булышалар, барчасына да зур рәхмәт! – дип сөйләде Фәния Сабир кызы.

“Агач – яфрагы, кеше хезмәте белән матур”, ди халык мәкале. Фәния апаның йомшак, шифалы кулларын, авырганда дарулар биреп юатканын авылда һәр бала, хәзер инде кайберләре олыгайган апа-абыйлар хәтерли.

Фәһим абый мәктәп директоры вазифасын үтәгәндә яңа мәктәп төзетте, укучыларны география фәненнән укытты. Таләпчән, җитди иде, шул ук вакытта уртак тел дә таба белде, укучылар абыйларын яраттылар. Фәһим абыйның вафатыннан соң шаулап торган авыл нәрсәсендер югалткан шикелле булды, караңгыланып калды.

Хәмидуллиннар акыллы, тырыш балалар үстеделәр, өчесенә дә югары белем бирделәр. Уллары Илшат гаиләсе белән ерак юлны якын итеп Төньяктан сагынып еш кайта. Анжела Түбән Тәүдедә, Гөлсем Төмәндә гаиләләре белән яшиләр. Фәния апа бакчада яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерә, табигатьтән килгән сәләте бар – моңлы тавышы белән җырларга ярата, “Яңарыш” газетасын беренче көннәреннән үк яратып укый. Хәзерге көндә оныкларына юанып тыныч картлык кичерә.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836