#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Йөрәктә һәрвакыт яз...”

последние и лучшие новости искусства в мире

41-16Өлкәннәр көне уңаеннан Төмән шәһәренең Яңавыл ягында яшәүче әби-бабайлар “Этнос” балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә җыелдылар. Алар өчен үзәк хезмәткәрләре “Йөрәктә һәрвакыт яз...” дип аталган концерт программасы, шулай ук шәһәр Думасы депутатлары Ришад Зиганшин һәм Николай Моисеев матди ярдәмендә бай табын әзерләгәннәр иде. Кунаклар саны күп булды, үзәк хезмәткәрләре һәркемне ачык йөз белән каршылап, өстәлгә дәштеләр. Килүчеләр урнашып беткәч, чараны алып баручы Наисә Гайнельянова һәм Татьяна Данилова матур сүзләр, изге теләкләр белән кичәне башлап җибәрделәр.

Аннары үзәк җитәкчесе Александр Градусов өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, ел саен ярдәм итүче спонсорларга рәхмәтен белдерде һәм сүзне хөрмәтле кунак – Ришад Сабир улына тапшырды. Ул: “Быел Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршыладык. Арада авыр хезмәт, катлаулы тормыш юлын кичкән тыл ветераннары утыралар. Аларга тагы бер кабат рәхмәт әйтеп, баш иясе килә”, - дип барына сәламәтлек, имин тормыш теләде. Әби-бабайларга саф күңеленнән чыккан теләкләрен радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов да җиткерде. Чарага ямь өстәп үзәктә өстәмә белем алучы балалар рус һәм татар телләрендә шигырьләр, матур җырлар башкардылар. Әби-бабайлар сыйланган арада чараны җитәкләүчеләр ”Супер әби белән бабай”, “Иң оста җырчы” бәйгеләрен оештырдылар. “Супер әби белән бабай” ярышында 61 ел бергә гомер итеп 20 онык-нәбәрәләре булган Сәйрә һәм Әнәс Миңнуллиннар җиңделәр. Ә халык җырлары, такмаклар башкаручылар бәйгесендә Валентина Насекина белән Анатолий Айдаков беренчелекне алдылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмдә катнашучы Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгыйр Хөсәеновны 26нчы сентябрьдә тулган 90 яше белән аерым котлап, шулай ук бүләкләделәр. Аннары җырлап-биеп күңел ачканнан соң кунаклар үзәк җитәкчесе һәм хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдереп таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836