#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кырынкүл укучылары уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

20-11Апрель аенда Төмән шәһәре, Кырынкүл авылының 52 нче мәктәбе укучылары җыр дәресләре укытучысы, “Аккорд” гитарачы кызлар төркеме җитәкчесе Гөлниса Хөсәенова һәм туган тел дәресләре укытучысы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова оештыруында Мәскәү шәһәренең 384 нче мәктәбендә узган “Мәскәү язы-2015” халыкара конкурсында сәләтләрен күрсәтеп, югары урыннар яулап кайттылар. Кырынкүл укучылары бу бәйгедә быел икенче тапкыр катнаштылар. Бу юлы балаларның чыгышлары сугыш темасына багышланган иде. Нәфис сүз номинациясендә үз яшьлекләре арасында 8 нче сыйныф укучысы Рөстәм Ниатбакиев - 1 нче, 5 сыйныф укучысы Резеда Кирамова - 2 нче, 1 нче сыйныф укучысы Вероника Бикмуллина - 3 нче дәрәҗәдәге лауреат исемен яуладылар. Диана Бикмуллина (5 сыйныф) белән Аделина Шәрәфетдинова (9 сыйныф) дипломант исеменә лаек булдылар.

Уен-кораллары жанры буенча 3 нче дәрәҗәдәге лауреат исемен Әнисә Исхакова (5 сыйныф) белән Алеся Тусмөхәммәтова (5 сыйныф) алдылар. Театр номинациясендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләгән һәм өлкәнең күп кенә мәктәпләрендә булып, чыгышлары белән олы яшьтәге якташларны дәһшәтле Ватан сугышы елларына “кайтарып”, ә яшь буынны – “сугыш” сүзенең нинди ачы мәгънәгә ия икәненә төшендергән, укучылар тарафыннан оста уйналган “Коткарылган дөнья онытмый!” дип аталган әдәби-музыкаль композиция белән 1 нче дәрәҗәдәге лауреат исемен яуладылар. Конкурс кысаларында оештырылган “Милләтара бердәмлек һәм мәдәни-тарихи мирас шәхестә гражданлык, патриотик хис тәрбияләүнең нигезе булып тора” дигән темага оештырылган 7 нче халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында Х.Кирамова доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук “Тикшеренү эше” буенча Асия Яруллина (5 нче сыйныф), Резеда Кирамова, Аделина Шәрәфетдинованың башкарган фәнни хезмәтләре тыңлаучыларда аерым кызыксыну тудырды.

Ярыштан соң хуҗалар Белоруссия, Кырым, Франция һәм башка илләрдән җыелып килгән кунакларны мәктәп музее, китапханәсе белән таныштырып, “Дуслашу кичәсе” оештырдылар. Шулай ук алар башкалабызның күренекле урыннарында, музейларда, күргәзмәләрдә булдылар.

Мәктәп директоры Алефтина Манкаева һәм делегация җитәкчеләре балалары белән бер теләктә булып, һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен укучыларның ата-аналарына рәхмәтләрен белдерәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836